Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: үзара салымны һаман түләмәүчеләр бар әле

Чуаш Кичүе авыл җирлегенә кергән авылларда әле дә үзара салымны түләмәүчеләр бар.

Авыл җирлеге советының икенче утырышында шушы җитди мәсьәлә каралды. Җирлек башлыгы Рафаэль Зәйдуллин әйтүенчә, күпләр үзара салымны ел башында һәм беренче яртыеллыкта ук түләп куйганнар. Үзара салым һәм аңа дүрт тапкыр өстәп түләнә торган дәүләт субсидиясенең авылда тормыш шартларын яхшыртуда файдасы күз алдында. Әкренләп юллар яхшыра, су белән тәэмин итүдә өзеклекләр юк диярлек, кичләрен урамнарда ялт итеп утлар яна.

Рафаэль Зәйдуллин китергән мәгълүматлардан күренгәнчә, җирлектә 558 кеше үзара салым кертергә тиеш булса, шуларның  63е әлегә кадәр бер айга да салымны түләмәгәннәр. Акчага күчереп исәпләгәндә әлеге бурыч 40 мең сумга якын тәшкил итә. Ә бит бу сумнар вакытында түләнгән булса, аңа дәүләттән дүртләтә субсидия кайткан булыр иде. Әлеге акча хисабына авылларда тагын да күбрәк эш башкарылыр иде.

Утырышта депутатлар авыл активы белән берлектә халык арасында тагын аңлату эшләре алып барырга, үзара салымны ел ахырына кадәр түләп бетерү зарурлыгын төшендерергә дигән карар кабул иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев