Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы үзенең туган көнендә ТАССРның 100 еллыгы флагы эстафетасын кабул итте

Районыбыз ТАССРның 100 еллыгы флагы эстафетасын кабул итте

Бүген районыбыз өчен гаять истәлекле көн. Нәкъ шушы көнне 90 ел элек ТАССР Үзәк Башкарма Комитеты Әлки районы төзелү хакында карар кабул итә. ТАССРның 100 еллыгы әләменең 10 августта районга килүе аның юбилеена үзенчәлекле бүләк булды.

 

Флаг эстафетасын кабул итү чарасы Базарлы Матак Үзәк паркында ачык һавада үтте. Тантана  Ленар Гыймаев башкаруында “Туган ягым минем Татарстан” җыры белән башланып китте. Аннан соң татар милли киемнәреннән алып баручы кызлар район башлыгы Александр Никошинга сүз бирде.

–2020 ел күренекле даталарга һәм вакыйгаларга бай. Быел Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үттек, бу олы датаны без ел әйләнәсе зурлыйбыз. Бүген районыбызның туган көне. Без аны зур хезмәт җиңүләре белән каршылыйбыз. Әлки төбәге елдан-ел күркәмләнә, парклар һәм скверлар төзекләндерелә, ФАПлар төзелә, авыл җирлекләре башкарма комитетлары биналары яңартыла, районның барлык торак пунктларына юллар салынды, мәдәният учреждениеләре төзелә һәм ремонтлана. Быел гына да 25 төзелеш объекты файдалануга тапшырылачак,–диде район башлыгы, җыелган халыкны котлап.

Ул республика җитәкчелегенә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка туган төбәгебездә яшәү шартларын яхшырту нисбәтеннән башкарылган эшләр өчен рәхмәт әйтте. Татарстан бит, икътисадый һәм социаль үсеш буенча Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан гына калышып, Россиядә өченче урында тора. “Районыбыз да көннән-көн баерак һәм матуррак була бара. Монда республика Президентының өлеше зур”,–дип билгеләп үтте Александр Никошин.

Менә көчле алкышлар астында  юбилей әләмен алып керделәр. Салих Сәйдәшев маршы яңгырады. Александр Никошин әләмгә районыбыз эмблемасын беркетте.

Аннан соң Александр Федорович районыбызның социаль-икътисадый үсешенә лаеклы өлеш керткән әлкилеләргә “Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгы” истәлек билгеләре һәм сертификатлар тапшырды. Ул шулай ук район юбилеен каршылаган көннәрдә икенче уллары Данияр дөньяга килгән бәхетле әти-әнине – Базарлы Матакта яшәүче Илнар һәм Румия Гатауллиннарны җылы котлады.

 

Татарстанның 100 еллыгы флагы эстафетасына Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиевның Байкал татарлары белән очрашуы вакытында старт бирелде.

Юбилей әләме Россиянең сигез федераль округында да булды. Эстафетаны кабул итүгә багышланган бәйрәм чараларында аңа  татар милли-мәдәни автономияләре теркәлгән субъектлар флагларының 68 эмблемасы беркетелде.

ТАССРның 100 еллыгы флагының республика буенча сәяхәте 25 июньдә Татарстан башкаласында башланды. Эстафета республиканың барлык 43 муниципаль берәмлеге һәм ике шәһәр округы буенча уза. Ул инде  Менделеев, Алексеевск, Нурлат, Аксубай, Апас районнарында булган.

30 августта  Казанда Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү кысаларында Эстафетаның финал чарасы була. Анда Татарстан АССРның 100 еллыгы флагын сәхнәгә тантаналы төстә алып чыгып хөрмәтләячәклр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев