Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы үзешчән артистлары халыкка онлайн концертлар күрсәтә

Районның үзешчән артистлары халык өчен онлайн концертлар куялар.

Коронавирус эпидемиясе белән бәйле рәвештә мәдәният учреждениеләре бушап калды. Бүген күп кеше катнашында мәдәни-күңел ачу чаралары үткәрергә ярамый. Шулай да үзешчән артистларыбыз  тик утырмый. Үзизоляция чорында аларның күбесе тамашачыларга онлайн концертлар күрсәтә башлады. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Ринас Шиһапов инде дүрт концерт куйды. Аларның берсендә якташыбыз җырчы Фәнис Кәлимуллин да катнашты. Гөлфирә һәм Равил Нургалиевлар уллары Булат белән бергәләп куйган концертны меңгә якын кеше карады. Бүген Алексей Федонин, Людмила Емельшина, Любовь Борисова интернет аша тамашачылары белән очрашачак. Район мәдәният йортының башка хезмәткәрләре дә концерт программалары әзерли.

Онлайн концертларны “Алькеевский РДК” инстаграм битендә карарга була. Алар 19.00 дә башлана, бер сәгать дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев