Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы үзәге Базарлы Матакта кар көртләре белән көрәшәләр

Тәүлек буе тузган буран район үзәге урамнарына кар көртләрен шактый түшәргә өлгерде. Хәер, кар әле бүген дә явып тора.

Базарлы Матакның 69 урамында да юлларны кардан чистартасы булды.

Кичә көне-төне диярлек  Базарлы Матак авыл җирлегенең җиде берәмлек техникасы урамнардагы кар көртләре белән көрәште.

Шөкер, соңгы елларда җирлек машина-тракторларга шактый баеды. Урам юлларында МТЗ-82, ЕЛАЗ, Л-320 көпчәкле тракторлары, ике ДТ-75 тракторы, төрттергечле (отваллы) ике “КамАЗ” эшләделәр. Әле ярты көн дәвамында “Алексеевскдорстрой” грейдерлары ярдәм итте.

Район үзәге урамнарыннан кар ташуда ике шәхси “КамАЗ”да ярдәмгә чакырылган. Башта үзәк урамнарны, аннан читтәгеләрен кардан чистарттылар. Бүген дә урамнарда техника эшли, юлларны кардан арындыру дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев