Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы үзәгендә бүген ярминкә

Өлкәннәр декадасы уңаеннан үткәрелгән көзге ярминкәдә сәүдә итүчеләр дә, сатып алучылар да мондый чараларны ешрак уздыруны сораганнар иде. Һәм менә район башлыгы Александр Никошин кушуы буенча бүген район үзәгендә ярминкә оештырылды.

“Колос” кинотеатры каршындагы мәйданда фермерлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалык тотучылар үзләре җитештергән авыл продукциясен сата. Әлеге сыйфатлы авыл нигъмәтләрен кыйммәт булмаган бәядән алырга була. Әйтик, менә дигән терлек итенең килосы 300 сум, йортта үскән сап-сары тавыкларны килосын 250 сумнан тәкъдим итәләр. 65 сумга яңа тотылган балык, 100 сумга (250грамм) өй каймагы, 300 сумга (килосы) корт алырга була. Теләгән кешегә сатуда бәрәңге, кишер, помидор бар.

Сатучылар ярминкәгә терлек азыгының да төрлесен алып чыкканар. Саламны төргәген 350сумнан, печәнне 1200 сумнан, солыны килосын 7 сумнан, бодайны 10 сумнан, көрпәне капчыгын 210 сумнан тәкъдим итәләр. Балның ниндие генә юк – чәчәкнеке, юкәнеке, карабодайныкы... Бер литры 500 сумнан башлана. Ак майның килосы 550 сум, көнбагыш һәм гәрчич маеның литры 150 сум, киндер мае – 300 сум.

Гомумән, ярминкәдә чын-чынлап товар муллыгы хөкем сөрә.  “Кызыл Шәрык-Агро” хуҗалыклары салам, печән, бодай алып чыкканнар, хузангайлылар көрпә сата.

Татар Төгәлбәеннән Фәнил Гәрәев, Ташбилгедән Исмәгыйль Хөснетдинов яңа суелган терлек ите алып килгәннәр. Иске Салманнан фермер Радик Насыйбуллин солы белән сату итә. Ярминкәләрдә гел теләп катнашучы умартачы Илнар Гарипов (Базарлы Матак) әллә ничә төрле балын мактап-мактап сата.

Каргада яшәүче Дамирә Яруллина һәр ярминкәдә актив катнаша. Ул алып килгән, үз хуҗалыкларында җитештерелгән сөт, каймак, эремчек, корт, тавык түшкәләре, яшелчәләр бик тиз сатылып бетә.

Базарлы Матактан Валентина Атаманова шәхси хуҗалыкта җитештерелгән ашамлыкларны бик яратып ала икән. Тәмле дә, сыйфатлы да, ди. Мондый авыл хуҗалыгы ярминкәләрен дә ул бик хуплый.

Коронавирус йоктыру куркынычын да онытырга ярамый бит әле. Сатучылар ярминкәдә битлектән һәм пирчәткәләрдән эшләде, сатып алучылар да нигездә битлектән иде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев