Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы үзәгендә пляж зонасы төзеләчәк

Актай елгасының Базарлы Матак аша аккан өлешенә игътибар күптән сорала инде. Ярлардагы агачлар картаеп, аларны  үткен тешле кондызлар берәм-берәм аудара торды. Елга саекты, суы пычранды...

Кыскасы, Актайның безгә  үпкәләрлеге бар иде – авылга нигез салган бабайлар заманындагы күп сулы якты елгабызны бик тә кадерсезгә әйләндердек бит. 
Билгеле, елганың халәте халыкны да, район җитәкчелеген дә битараф калдырмады:  Актай ярларын ныгыту, төбен тирәнәйтү, тирә-ягын тәртипкә китерү мәсьәләсе гел  күтәрелә килде. Һәм ниһаять быел сүздән эшкә күчтеләр: республиканың “Татмелиоводострой” җәмгыяте көчле техника ярдәмендә Актай ярларын ныгытуга кереште.
–Елганың буадан Үзәк Усадьбага кадәр өлешен төзекләндерүгә республика бюджетыннан акча бүлеп бирелде. Быелга план буенча ярларны карт агачлардан, куеырып үскән куаклыклардан  чистарту, елганың төбеннән ләмне чыгару, ярларны сөзекләндереп, аларны таш белән ныгыту эшләре каралган. Һәм алар уңышлы гына башкарылып килә, - дип аңлатты район капиталь төзелеш бүлеге начальнигы Миләүшә Камалова.
Аның әйтүенчә, быел мондый эшләр 2225 метр озынлыктагы  территориядә башкарылачак. Елга киңәячәк – урыны-урыны белән ул 6-7 метрга җитәчәк.  Тирәнлеге дә 0,6 метрдан 3 метргача булачак. 
Үзгәрешләр Актайның алда күрсәтелгән акваторясенә тулысынча кагыла. Шул исәптән сазлыкның бер өлешен  алып торган, су өслеге 8500 квадрат метр тәшкил иткән күлне, 443 метрлы мелиорация каналын да читләтеп үтмәячәкләр – алар да чистартылып, тәртипкә китереләчәк. 
–Билгеле, эш моның белән генә тәмамланмый әле.  Болар бары агымдагы ел планы, һәм ул уңышлы гына үтәлеп килә. Алга таба яр буйларына агачлар утырту, коену зонасы булдыру кебек чаралар карала, - диде Миләүшә Дамир кызы.
Базарлы Матак авылы җыенында район башлыгы Александр Никошин да Актай елгасындагы үзгәрешләр турында сөйләде. 
–Республика премьер-министры янына елгабызны тәртипкә китерү турындагы мәсьәләне күтәреп өч елга якын йөрдек. Һәм, бу тырышлыгыбыз бушка китмәде – безгә  Татарстан бюджетыннан 25 миллион сум акча бүлеп бирделәр. Эш бара – ярлар ныгытыла,  елга киңәя... Зур күпердән ерак түгел пляж зонасы төзеләчәк. Аның үз таләпләре бар, хәзерге вакытта төзүчеләр тиешле әзерлек эшләрен тәмамлап киләләр. Киләсе елга ком түшәргә генә калачак. Ике каравылчы билгеләп, аларны кирәк-ярак белән тәэмин итү өчен грант оттык. Пляждан кала зур булмаган кафе, автомобильләр кую урыны, юллар да төзергә исәп. Шуның өстенә Маклашевка күпереннән ерак түгел чишмә дә төзекләндереләчәк. Кыскасы, Актай ярлары озак та үтми бик матур, уңайлы ял зонасына әйләнер, - диде ул. 
...Ә бүгенгә Актай тирәсендә кызу эш кайный. Көчле тракторлар ярларны киңәйтә, ныгыта, “КамАЗ”лар чүп-чарны читкә ташый. Казанның “Яшел шәһәр” җәмгыяте эшчеләре һәр кояшлы коры көннән файдаланып (тракторчылар кояш белән эш башлыйлар, караңгы төшкәндә генә тукталалар) мөмкин кадәр күбрәк эш күләме башкарып өлгерергә тырыша. Болай булса, киләсе җәйдә бала-чага эссе көнне кая су коенырга икән дип аптырап йөрмәс.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев