Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы үзәгендә урам юллары яхшыра

Базарлы Матакта урам юлларын төзекләндерү эшләре бара

Район үзәгенең Дзержинский урамы (ул 805 метр озынлыкта) бик чокыр-чакырлы хәлгә килгән иде. Район җитәкчелеге бу урам юлына ремонт ясауны быелгы программага кертте.

“Алексеевскдорстрой” егетләре 2-3 көн дигәндә бу урамга ике кат асфальт түшәп, ялт иткән юл ясап куйдылар.

Хәзер юл төзүчеләр Базарлы Матакның  Урман урамында эшлиләр. Биредә 400 метрга якын озынлыктагы юлга ике кат асфальт түшәләчәк, юл кырыйларына вак таш җәеләчәк.

Шулай ук район үзәге урамнарындагы асфальт юлларның чокырларын ремонтлый башладылар. 300 квадрат метрда шундый чокырлар тигезләнгән, тагын 535 квадрат метрны ремонтлыйсы бар әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев