Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы үзәгендә җәяүлеләр бульвары төзелә

Район үзәгенең Ленин урамында нинди төзелеш-ремонт эшләре бара соң?

Редакциягә берничә кеше әнә шундый сорау белән мәрәҗәгать итте. Газетада бу хакта язганыбыз бар иде инде. Шулай да, кешеләр сорагач, район капиталь төзелеш бүлеге начальнигы Миләүшә Камаловага бу хакта аңлатуын үтенеп мәрәҗәгать иттек.

“Базарлы Матакның Ленин урамында җәяүлеләр бульвары төзелә. Бу район үзәген төзекләндерү-матурлауның бер этабы. Бульварга матур брусчатка түшәлә. Анда шулай ук яшел зона булачак, затлы яктырткычлар, эскәмияләр, вазоннар урнаштырылачак. Мәңгелек ут һәм Азат итүче солдат һәйкәле тирәләре дә матурлап ясалачак. Бу җәяүлеләр урамы була, бер якта калдырылган автомобиль юлыннан махсус техника гына йөри алачак”,- диде Миләүшә Камалова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев