Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы үзәгендә Җәяүлеләр бульварында яктырткычлы стела урнаштыралар

Район үзәге Базарлы Матакның Ленин урамында узган ел Җәяүлеләр бульвары төзелгән иде.

Быел аның икенче чираты эшләнә. Совет урамы башында, Мәңгелек ут мәйданында җәй айларында байтак эшләр башкарылды. Әлеге мәйдан асфальтланды, брусчатка түшәлде, матур эскәмияләр куелды. Яшелләндерү, чәчәкләр утырту өчен урыннар булдырылды, анда туфрак җәелде. Биредә яктырткычлар (светильники) кую да күздә тотыла.

Җәяүлеләр бульварының бу өлеше райондашларыбызның Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыгына багышлана. Монда хәзер яктырткычлы стелалар урнаштырыла. Әлеге стелаларга “Герои”, “Слава”, “Родина”, “Доблесть”, “Память”, “Победа” кебек сүзләр кисеп язылган. Чаллы шәһәреннән килгән, бу эшне башкаручы осталар әйтүенчә, әлеге сүзләр яктылык сирпеп торачак (будут светиться).  Монда шулай ук Бөек Ватан сугышында катнашкан барлык әлкилеләрнең исемнәре язылган стендлар урнаштырылачак дип күздә тотыла.

Җәяүлеләр бульвары “Парклар, иҗтимагый киңлекләр төзелеше” республика программасы нигезендә эшләнә. Район капиталь төзелеш бүлеге җитәкчесе Миләүшә Камалова әйтүенчә, бульварның Совет урамындагы икенче чиратын бу елның ноябрь азагына төзеп бетерү планлаштырыла.     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев