Әлки районы үзәгендә җәяүлеләр бульварының икенче чираты төзелә
Район үзәгенең Совет урамындагы Хәтер аллеясен үзгәртеп кору эшләре башланды.
Капиталь төзелеш бүлеге җитәкчесе Миләүшә Камалова әйтүенчә, Азат итүче солдат һәйкәле янындагы әлеге аллея райондашыбыз Алмаз Вәлиуллинның индивидуаль проекты нигезендә яңартып эшләнә. Ул Ленин урамындагы җәяүлеләр бульварының икенче чираты, ягъни дәвамы булачак. Биредә герой якташларыбыз истәлегенә стелаларны аркалар формасында ясау күздә тотыла. Анда яңа брусчатка түшәләчәк, матур эскәмияләр, вазоннар, фонарьлар куелачак. Яшел газон да булыр. Яңа елга монда чыршы да бизәп куелыр, ди Миләүшә Камалова. Машиналар кую урыны да яңартылачак. Бер сүз белән әйткәндә, бу мәйдан ямьләнеп, өр-яңа төс алачак. Төзекләндерү эшләрен “Стройдорсервис” ҖЧҖ башкара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев