Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы үзәгендәге иң төзек һәм матур территория – “Теремкәй” балалар бакчасында

​​​​​​​Район үзәгендәге оешма-учреждениеләрнең әйләнә-тирәсен төзек һәм матур тоту буенча “Бердәм Россия” партиясе җирле бүлекчәсе игълан иткән бәйгедә “Теремкәй” балалар бакчасы җиңүче дип табылды.

 

Миңнегөлсем Бәдретдинова җитәкчелегендәге  әлеге коллектив бакча тирәсен матурлау буенча бик күп хезмәт куйган. Бу эшкә әти-әниләрне дә җәлеп иткәннәр.  Бакча территориясе әкият каһарманнары сыннары белән бизәлгән,  агачлар, төрледән-төрле чәчәкләр әйләнә-тирәгә ямь бирә.

 

 

 

 

Бәйгедә икенче урын Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитетына (Рәшит Мусин) бирелде.

 

Өченче – Алексеевск аграр көллиятенең район филиалы (Фаяз Фәттахов).

Җиңүчеләрне Сабан туенда “Бердәм Россия” партиясенең район бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Гөлшат Хәлиуллина бүләкләде.  

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев