Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы үзәгендәге күп фатирлы йортларда яшәүчеләр үз ишегалларын матурлау һәм уңайлы итү буенча депутатлыкка кандидатлар белән фикерләштеләр

Кичә Базарлы Матакның Тынычлык, Залаков урамнарындагы күп фатирлы йортларда яшәүчеләр, Татарстан Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат Александр Чубаров һәм район, авыл җитәкчеләре белән очрашып, “Безнең ишегалды” проекты хакында фикерләштеләр.

 

Очрашуда  кешеләр үзләренең йорт тирәләрен матурлау, төзекләндерү һәм уңайлыклар тудыру буенча күп теләк-тәкъдимнәрен җиткерделәр.

 

Мәгълүм булганча, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары – “Бердәм Россия” фракциясе әгъзалары, кешеләр мөрәҗәгатьләрен искә алып, “Безнең ишегалды” дигән яңа республика программасы  булдыру башлангычы белән чыкканнар иде. Күп фатирлы йортларның әйләнә-тирәсен яңартуны күздә тоткан әлеге идеяны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та хуплады. Күптән түгел ул ишегалларын төзекләндерү эшенең 2020 елдан башланасын игълан итте. Өч ел эчендә республикадагы күп фатирлы йортларның барлык ишегаллары тәртипкә китереләчәк. Бу программаны гамәлгә ашыруга 50 миллиард сум акча юнәлтү күздә тотыла.

Хәзер әлеге программаны эшләтеп җибәрүнең беренче этабы бара – депутатлар һәм депутатлыкка кандидатлар күп фатирлы йортларда яшәүчеләр белән очрашып, ишегалды территорияләрен төзекләндерү буенча аларның фикерләрен тыңлыйлар.

Базарлы Матакта күп фатирлы 15 йорт бар. Аларның берничәсендә мондый очрашулар узды инде. Ике катлы йортларның күпчелеге Тынычлык һәм Залаков урамнарында урнашкан. Биредә алар үзенә күрә бер микрорайон хасил итә. Аларның тирә-юнен ямьләндерү буенча соңгы елларда шактый эшләнде. Йортларның барысына да килү юллары асфальтланды, заманча спорт мәйданчыгы, балалар өчен уен мәйданчыгы төзелде. Билгеле, проблемалар да җитәрлек. Очрашуда алар хакында бәйнә-бәйнә сөйләштеләр.

Халык “Безнең ишегалды” проектын бишкуллап хуплый. Күбесе үзара сөйләшеп, “Базарлы Матак” идарәче компаниясе җитәкчесе Румия Латфуллина белән киңәшләшеп, үзләренең конкрет тәкъдимнәрен дә әзерләп килгәннәр. Ишегалларында яктырткыч баганалар урнаштыруны, балалар өчен тагын бер уен мәйданчыгы төзүне, машиналар кую өчен асфальтлап махсус урын булдыруны, каты көнкүреш калдыклары өчен мәйданчык ясауны, бакча коймаларын яңадан тотып алуны сорадылар. Шулай ук өй тирәләренең яшелләндерелүен, ял зонасы булдыруны телиләр. Бу тәкъдимнәр коры сүздә генә калмады, ишегаллары схемасы ясалган планшетка теркәп куелды.

Халыкның тәкъдимнәре системага салынып, ишегалларын төзекләндерүнең махсус проектлары эшләнәчәк. Киләсе елдан программа гамәлгә керер, һәм йорт тирәләре күркәмләнеп, ямьләнеп, кешеләрнең рәхәтләнеп ял итү урынына әверелер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев