Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы үзәгенең Тынычлык урамындагы күп фатирлы йорт ишегалдында ремонт кайчан башланыр?

Базарлы Матакның Тынычлык урамында күп фатирлы йортта яшәүче Владимир Иванов редакциягә кереп, үзенең гозерен җиткерде.

–Район газетасы редакциясе аша үземне борчыган сорауга ачыклык кертергә телим. Узган ел җәен күп фатирлы йортларның ишегалларын ремонтлау хакында сүз булган иде. Шул мәсьәлә буенча безнең белән җыелышлар да үткәрделәр. Ремонтка быел җәй башында керешәбез дип тә ышандырдылар. Җәй үтеп бара, ә безнең ишегалларында ремонт башларга җыенучы әле күренми. Дөрес, ике атна элек өй каршыннан асфальтны кырдырып алдылар. Хәзер анда яңгыр суы җыелып тора. Эшләрнең коронавирус инфекциясе аркасында тоткарлануын да аңлыйбыз. Әмма ремонтның кайчан башланасын да беләсебез килә, - ди Владимир.

Газета укучыбызның әлеге соравына ачыклык кертү өчен без район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Сергей Балакиревка мөрәҗәгать иттек. Ул мондый аңлатма бирде:

–Районда күп фатирлы өйләрнең ишегалларын ремонтлау эшләре бара инде. Беренче булып Яңа урамындагы өч катлы йорт тирәсе төзекләндерелә башлады.

Шушы көннәрдә Тынычлык урамында да ремонт эшләре тулы куәткә кузгалыр. Өй каршыннан асфальт чынлап та кырдырып алынды. Тиздән анда яңасы җәеләчәк. Ишегалларын төзекләндерү проектлары күп фатирлы йортларда яшәүчеләрнең фикерләрен исәпкә алып эшләнде. Ремонт барышында да халык аның сыйфатлы башкарылуын контрольдә тотсын иде.

Ремонт эшләре вакытында берара шунда яшәүчеләргә кайбер уңайсызлыклар да туар. Моны кешеләр аңлап кабул итсеннәр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев