Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Үзәк хастаханәнең бәби тудыру бүлегеннән бу елның беренче баласын өенә озаттылар

2019 елда беренче бала хастаханәнең бәби тудыру бүлегендә 2 гыйнварда 16 сәгать 50 минутта дөньяга килде.

 Районның яңа кешесе – ир бала – 3190 грамм авырлык белән туды, буе - 54 сантиметр. Ул Базарлы Матакта яшәүче Евгений һәм Виктория Баһаветдиновларның өченче балалары. Бәбине Ярослав дип атаганнар. Бу исем “көчле, акыллы” дигәнне аңлата.

 

Бәбине өенә озату тантаналы вакыйгага әверелде. Бала тудыру бүлегенә район башлыгы Александр Никошин, муниципаль район советы аппараты җитәкчесе Радик Фәйзрахманов,  район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Лия Мәрдегалләмова, Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәшит Мусин килделәр. Алар һәм район үзәк хастаханәсе баш табибы Светлана Одушкина, шулай ук бүлекнең медицина персоналы бәхетле әти-әнине уллары туу сөенече белән котладылар, малайның сәламәт, акыллы булып үсүен, илебезнең чын гражданы булуын теләделәр, бүләкләр тапшырдылар.

Район ЗАГС бүлеге начальнигы Энҗе Хәлиуллина исә матур теләкләр белән Баһаветдиновларга улларының туу турындагы таныклыгын тапшырды.

Сүз алган һәркем Евгений белән Викторияне өч бала белән канәгатьләнеп калмаска, бәби тудыру бүлегенә кабат-кабат килергә өндәделәр. Шулай булмыйча, бала туу – һәр гаилә өчен иң зур бәхет, дәүләтебез өчен дә олы сөенеч ул.        

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев