Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегеннән Халыкара гаилә көне алдыннан берьюлы өч бәбине өйләренә озаттылар

 15 майда билгеләп үтелүче Халыкара гаилә көне алдыннан район хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә бәйрәм булды.

 Биредә берьюлы өч бәбине тантаналы төстә өйләренә озаттылар.

 

 

Бала дөньяга килү – һәрчак зур шатлык һәм бәхет ул. Бәби тудыру бүлегенә  бу бәхет 8 майда “ишелеп төшә”. Бу көнне монда бер-бер артлы өч кызчык дөньяга килә.  Бәби алып кайткан бәхетле гаиләләрнең барысы да – Базарлы Матакта яшәүчеләр.

Рамис һәм Рәзилә  Галиевләрнең кызлары Риана гаиләдә икенче бала булып дөньяга килгән. Өч яшьлек Рузель хәзер инде абый кеше, әтисе белән бергә сеңелесен алырга килгәч тә  үзен бик җитди тотты.

Ринас белән Ландыш Сәлаховлар исә өч балалы әти-әни булдылар. Җиде яшьлек кызлары Азалия белән ике яшьлек уллары Ильясны алар Айсылу исемле сеңелле дә иттеләр.

Ә нәни Зәйнәп гаиләдә дүртенче бала булып туган. Айрат һәм Гүзәлия Минһаҗевларның кызлары Адиләгә –15, Алиягә – 10, уллары Аязга 13 яшь. Күренеп тора, сеңелләре тууга аларның һәркайсы чиксез шат.

Бәби тудыру бүлеге каршында ул иртәдә Сабан туендагыдай күп халык җыелган иде. Бәби каршыларга килгән туган-тумачаның да йөзләре шатлыктан балкый, кулларында шарлар, чәчәк бәйләмнәре…

Матур биләүсәләргә төрелгән кызчыкларны бәхетле әтиләренә тапшыргач, гаиләләрне бу шатлыклы вакыйга белән район үзәк хастаханәсе баш табибы Светлана Одушкина һәм бәби тудыру бүлеге мөдире Эма Шәйхетдинова тәбрикләделәр. Алар бәбиләргә дә, әти-әниләренә дә беренче чиратта сәламәтлек теләделәр, бирегә озакламый кабат килергә чакырдылар.

Әлеге тантаналы вакыйга сөенечен уртаклашырга район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов та килгән иде. Ул гаиләләрне район җитәкчелеге исеменнән котлап, ихлас теләкләрен җиткерде. “Балаларыгыз сезне сөендереп кенә торсыннар. Иң мөһиме, алар әти-әниле тулы гаиләләрдә үссеннәр”,–диде җитәкче.

Район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Энҗе Хәлиуллина исә  һәркемне Халыкара гаилә көне белән тәбрикләде, әти-әниләргә балаларының туу турындагы таныклыкларын һәм бүләкләр тапшырды.

Чуаш Кичүе участогы гомуми практика табибы, республика медицина хезмәткәрләренең  быелгы“Ак чәчәкләр” бәйгесе номинанты Радик Вәлиев исә котлау сүзләренә: “Бирегә ешрак килегез, баланы күп табыгыз. Менә миннән үрнәк алыгыз, мин алты бала әтисе”,–дип тә өстәде.

Баладан котылган әниләрнең һәркайсы бәби тудыру бүлегендә шартларның бик әйбәт булуын, медицина персоналының игътибарлылыгын, ягымлылыгын билгеләп үттеләр. “Узган җәйдәге капиталь ремонттан соң бүлек танымаслык булып үзгәргән. Биредә әниләргә дә, бәбиләргә дә бик рәхәт һәм җайлы”,–диештеләр. Инде әниләрнең бирегә сукмагы өзелмәсен, дип телисе генә кала.

 

Район ЗАГС бүлеге начальнигы Энҗе Хәлиуллина әйтүенчә, быел районыбызда туучы бәбиләр саны  узган елдагыдан сизелерлек арткан.

Ел башыннан бирле ЗАГС бүлегендә 61 бәби теркәлгән. Аларның 28 е – малай, 33 е – кызлар.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев