Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы үзәк хастаханәсенең йогышлы чирләр бүлеге бинасы капиталь ремонттан соң ишекләрен ачты

Бүген, 4 декабрьдә, Базарлы Матак район үзәк хастаханәсенең йогышлы чирләр корпусы капиталь ремонттан соң тантаналы төстә ачылды.

Әлеге чарада район башлыгы Александр Никошин, район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов, районның баш табибы Светлана Одушкина, медицина  хезмәткәрләре, авыл халкы катнашты.

Йогышлы чирләр корпусы республика программасы нигезендә тулысынча яңартылды. Пандемия шартларында аның төзекләндерелеп ачылуы аеруча әһәмиятле.

- Йогышлы чирләр бүлеге бинасы яңа тормыш белән яши башлады дияргә була. Биредә медицина хезмәткәрләре өчен күп уңайлыклар,  пациентларны тизрәк дәвалап аякка бастыру өчен заманча шартлар тудырылган, – диде район башлыгы Александр Никошин тантанада ясаган чыгышында.     

Ул пандемия шарталарында  көчләре, вакытлары белән исәпләшмичә эшләүче медицина хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде.

Көтеп алынган бу шатлыклы вакыйга белән  район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов та тәбрикләде. Ул төзекләндерү эшләрен кыска срокта, сыйфатлы итеп башкарган “Стройдорсервис +” җәмгыяте директоры Илгиз Зайдаровка Рәхмәт хаты тапшырды.

Баш табиб Светлана Одушкина заманча төс алган, тулысынча яңартылган йогышлы чирләр корпусында башкарылган эшләр өчен республика һәм район җитәкчелегенә рәхмәт әйтте.

Менә яңартылган бина ишегендәге тасма киселде. Тантанада катнашучылар эчкә узды.

Яңа бинада берьюлы 12 кеше  дәвалана алачак. Тиешле документлар эшләп бетерелгәч, бүлек пациентларны кабул итә башлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X