Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Үзәк паркында талантлы гаиләләр бәйгесе булды

15 майда Базарлы Матактагы Үзәк паркта талантлы гаиләләр бәйгесе булды.

Халыкара гаилә көненә багышлап үткәрелгән әлеге тамашада җиде иҗади гаилә катнашты. Базарлы Матактан Ринас һәм Эльмира Шиһаповларның, Вадим һәм Эльмира Никошиннарның, ике кызы белән Гөлия Яруллинаның һәм өч кызы белән Олеся Гобәйдуллинаның җырлауларын тамашачылар  яратып кабул итте. Эльвира Зыятдинованың кызы белән бергәләп шигырь сөйләве дә гаять матур килеп чыкты. Үргәгардән әниле-кызлы Мусиннарның чыгышы шулай ук алкышларга күмелде. Марс Ибраһимов һәм оныгы Элинаның Җиңү көненә багышланган композициясе дә дулкынландыргыч булды. Гаиләләр зирәклеккә корылган бәйгеләрдә дә ярышып алдылар. Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең  “Жемчужина” бию төркеме чыгышлары  тамашаны тагын да бизәп җибәрде.

 

Бәйгедә катнашучылар истәлекле призлар һәм дипломнар белән бүләкләнде. Район мәдәният йорты методисты Гөлия Яруллина әйтүенчә, талантлы гаиләләр арасында мондый бәйгеләр даими үткәреләчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев