Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Чуаш Борнае авылында «Мәдәният " милли проекты буенча клуб төзелә»

Июнь аенда «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлекчәсе “Фотоконтроль. Илкүләм проектлар-2019” дигән яңа акция башлану хакында игълан итте. Ә 24 июньдә “VMESTE.TATAR” дигән сайт эшли башлады.

Бу сервис “Фотоконтроль. Илкүләм проектлар-2019” акциясендә төшерелгән фотоларны бер урында туплау мөмкинлеге бирә.

Илкүләм проектларны тормышка ашыру өчен 2019-2021 елларда Татарстанда 44,6 млрд сум акча тотылачак. Шуларның 5,7 млрд сумы – 127 сәламәтлек саклау объектын төзү һәм камилләштерүгә, 6 млрд сумнан артыгы 151 мәгариф объектларына җибәрелгән. “Демография” илкүләм проектына балалар бакчалары төзү дә кертелә: 114 объект төзүгә 8,2 млрд сум акча тәгаенләнгән. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан бүлекчәсе секретаре Фәрит Мөхәммәтшин:

–Җәмгыяви проектларның шундый масштабларда  безнең республикада моңарчы тормышка ашырылганы булмады –совет чорында да, аннан соң да. Ә бит 44,6 млрд сум илкүләм проектларны реализацияләүнең беренче этабы гына. Илкүләм проектлар 2024 елга кадәр исәпләнгән, димәк, сумма киләсе елда ук артачак,–дип билгеләп үтте.

Илкүләм проектлар буенча төзелә торган объектларда эш барышы төрле дәрәҗә депутатлар контрольдә тотачагын газетада хәбәр иткән идек инде. Быел бу проектлар кысаларында бездә юллар ремонтлана, Борискино, Иске Матак һәм Татар Борнаенда ФАПлар, Чуш Борнаенда күп функцияле үзәк төзелә, Базарлы Матак мәктәбе һәм Югары Әлки клубларында төзекләндерү эшләре башкарыла. Һәм аларны контрольдә тоту район советы депутатларына йөкләнде.

Ә “Бердәм Россия” партиясе игълан иткән “Фотоконтроль. Илкүләм проектлар-2019” акциясендә катнашып безнең һәркайсыбыз бу объектларда эш барышын үзебез тикшереп тора алабыз. Әйтик, янәшәдә генә ФАП төзелә икән, анда ничек эшләүләрен көн дә фотога төшереп акцияне үткәрүчеләрнең пр.photomat@yandex.ru электрон почтасына җибәреп тора аласыз. Аннан фотолар VMESTE.TATAR интернат порталында басылачак. Монда инде һәр муниципаль район буенча илкүләм проектларның ничек гамәлгә ашырылуы күрсәтелгән.

Редакция журналистлары да күз салды порталга. Һәм анда “Мәдәният” илкүләм буенча төзекләндерелүче Югары Әлки авыл клубы хакында фотоотчет күрдек. Чынлап та акция эшли, һәм анда әлкилеләр дә актив катнашсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев