Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы:Базарлы Матактагы күп фатирлы йортларда яшәүчеләрнең бурычлары дистәләрчә мең сумга җитә

​​​​​​​“Базарлы Матак идарәче компания” җәмгыяте район үзәгендәге 15 күп фатирлы йортны, дөресрәге, аларда яшәүчеләрне берләштерә.

 Билгеле, мондый зур хуҗалык белән идарә итү ансат түгел. Чөнки һәр йортның кичектергесез хәл ителергә тиешле проблемалары бар бит. Һәм моның өчен, билгеле, средстволар кирәк. Ә аларны туплауның чыганаклары санаулы. Шуларның берсе – күп фатирлы өйләрдә яшәүчеләрдән кергән коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр.

Әйе, фатирларда яшәүчеләрнең төп өлеше моны вакытында эшли. Әмма алар арасында коммуналь хезмәтләр өчен әллә ничә айлар түләнмичә, зур суммалы бурычлары җыелган кешеләр дә бар. Әйтик, Төзүчеләр урамындагы 17 нче йортта 24 фатир бар. Шуларның дүртесендә яшәүчеләрнең бурычлары 70 мең сум тәшкил итә! Ленин урамындагы 11 нче йортта 10 фатир бар. Аларның шулай ук дүртесе буенча бурычлар 38 мең сумга җитте инде. Тынычлык урамындагы бишенче йортта нигездә намуслы кешеләр яши. Әмма бер фатир хуҗасы (үз мөлкәте) 39 мең сум бурычлы. Дөрес, әйбәт мисаллар да бар безнең. Тынычлык урамындагы 3 нче һәм 4 нче йортларда, Залаков урамы 1 нче йортта бурычлылар бөтенләй юк. Айлар буе коммуналь хезмәтләр өчен акча түләмичә яшәүчеләр шуны аңларга тиеш: сез бит көнкүреш уңайлыкларыннан башкалар белән бертигез файдаланасыз. Димәк, намуслы күршеләребез хисабына яшисез дигән сүз!

Һәр күп фатирлы өйдә сайлап куелган “башлыклар” бар (өй буенча өлкәннәр дип атыйбыз аларны). Муса Җәлил урамындагы 23 нче йортта, Тынычлык урамындагы 1 нче һәм 5 нче йортларда, Совет урамы, 3 нче һәм Залаков урамы, 5 нче йортларда  бик тырыш, тынгысыз башлыкларыбыз эшли, алар шул өйләрдә яшәүчеләрне күмәк эшләргә өнди, оештыра беләләр, үз өйләрен даими кайгыртып торалар. Бу урында Фәүзия Гыймадиеваны, Гөлсинә Мөхәммәтшинаны, Руния Сәгыйрованы һәм башкаларны мактап телгә аласы килә.

Тагын бер мисал. Залаков урамындагы 5 нче йортта яшәүчеләр, кемдер әйткәнне, килеп эшләүчене дә көтмичә, җыелышып йорт тирәсен җыештырдылар, карт агачларны кистеләр, чүп-чардан арындылар. Бу эштә аларга Базарлы Матак җирлеге башкарма комитеты транспорт белән ярдәм итте. Гомумән, башкарма комитет җитәкчесе Рәшит Мусин эшчәнлегебездә һәръяклап булыша, рәхмәт аңа.

Идарәче компания алдында зур эшләр тора: Яңа урамдагы 2 а йортның канализация системасын уртак коллекторга тоташтырасы,Тынычлык урамындагы 2 нче йортның түбәсен төзәтәсе, Төзүчеләр урамындагы 17 нче йортның су системасын көйлисе... Боларның барысына да акча кирәк. Бурычлыларга мөрәҗәгать итеп, шуны әйтәсе килә: уңайлыкларның берсе дә бушлай бирелми. Өйләребез җылы, якты, краннарда су булсын өчен айлык түләүләрне вакытында башкарырга онытмагыз. Ә Ленин урамындагы 11 нче йортта яшәүчеләрне өй тирәсен чүпләмәскә, чиста яшәргә чакырам. Йорт тирәсе сезнең нинди хуҗалар булуыгызны күрсәтеп тора бит. Чүп-чарны теләсә кая ташлаудан туктамасагыз, әйләнә-тирәгез беркайчан тәртиптә булмаячак.

Румия Латфуллина,

“Базарлы Матак идарәче компания” җәмгыяте директоры.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев