Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Абдул Салман авылына 220 ел

Татар энциклопедиясендә (1том, 20 нче бит) Абдул Салманга XVII гасырда нигез салынган диеп язылган. Бу дөреслеккә туры килми. Энциклопедия белгечләре ялгыш башка чыганакларга таянып язганнар бугай. Мәсәлән, 1678 елгы халык санын исәпкә алу документларында ,,Малый Салман" аталган биш йортлы авыл теркәлгән. Салман елгасына уң яктан Кече Салман диеп аталучы инеш...

Татар энциклопедиясендә (1том, 20 нче бит) Абдул Салманга XVII гасырда нигез салынган диеп язылган. Бу дөреслеккә туры килми. Энциклопедия белгечләре ялгыш башка чыганакларга таянып язганнар бугай.
Мәсәлән, 1678 елгы халык санын исәпкә алу документларында ,,Малый Салман" аталган биш йортлы авыл теркәлгән. Салман елгасына уң яктан Кече Салман диеп аталучы инеш кушыла. Ике елга кушылган урында атау бар. Иске Салманга якын, елга аркылы гына. Бер урамлык кына Кече Салман тора-бара Иске Салманга кушылып киткән. 1716 елда Иске Салманда барысы 20 йорт булган.
Ә хәзерге Абдул Салманның барлыкка килүе әби патшаның (Екатерина-II), Емельян Пугачёв восстаниесен бастыргач, татарларга, рус булмаган башка милләтләргә карашын үзгәртүе белән бәйле. Шул исәптән бу татар морзаларына да кагыла. 1784 елда махсус указ чыгарып, әби патша аларга 1713 елдан бирле югалтып яшәгән титулларын торгызырга рөхсәт бирә. Шул указга нигезләнеп, элеккеге морзаларның нәсел дәвамчылары - оныкларына, торыннарына документлар нигезендә исбатлый алган шарт белән ,,морза" дигән титуллары торгызыла. Шул чорда Иске Салманда гомер иткән бабайларыбыз - Чепкенеевлар морза титулын торгыза алганнар (моның турында кыскача ,,Әлки хәбәрләре"нең 2014 ел 21 ноябрь санында басылган иде).
Авылыбызның уртак бабасы Габделкадыйрның (1656-1723) атасы Тимкәй Ишкәй улы Чепкенеев хәрби хезмәттә булган. Хезмәте Белгород шәһәрендә уза һәм шул җирлекләрдә Россияне поляклардан, литвалылардан саклау белән бәйле була. Моның турында мәгьлүматны тарих фәннәре кандидаты Р.Г.Насыйров Мәскәү архивыннан табып кайтты.
Тимкәй бабабыз, 18 ел хезмәтен үтәп бетергәч, за-пастагы хәрби булып исәпләнгән. Бүләк итеп ат, кылыч, җәяләр бирелгән. Казнадан жалованье алып торган. Тик бер шарт куелган - шартлаткыч матдәләр белән шөгыльләнмәскә. 1667 елда патша Алексей Михайлович Романов указы нигезендә Тимкәй бабабызга Свияжск өязе, Мәмәтхуҗа (хәзерге Старое Русское Маматкозино) авылыннан 50 чирек сукалау җире бүләк ителгән. Бу якынча 75 гектар. Мәмәтхуҗа авылы Казан ханлыгы чорыннан билгеле, анда татарлар гына яшәгән. 17 нче гасырның икенче яртысында руслар килеп урнаша башлаган. Бу авылның чын хуҗасы булып князь Баратаевлар династиясе хакимлек иткән. Безнең бабайларыбыз ,,Закамье"га, хәзерге Иске Салманга күченәләр.
2016 елда ерак бабаларыбыз гомер иткән урыннарны күрер өчен мин Югары Ослан районына бардым. Макыл(Макулово), Рус Мәмәтхуҗа, Татар Мәмәтхуҗа аылларында булдым, зиратларында 16-17 нче елларда куелган кабер ташларын күрдем. Ташлардагы язуларны галимнәр генә укый ала, мин белә алмадым. Безнең бабай-әбиләребез шунда җирләнгән булырга тиеш.
1712 елда Габделкадыйр бабабыз, Мәмәтхуҗа авылында калган җирләр исәбенә, арттырып та, Иске Салманда 80 чирек сукалау җире, 50 чүмәлә печәнлекләр, урманнар, көтүлекләр дәгъва итеп алган.
1784 елгы указдан соң, Дәүләт Сенатындагы татарларга каршы лобби 13 елга якын морзаларга җир бирүгә каршы торган. Чөнки урманнар кисеп, төпләп кенә сөрү җирләрен арттыру мөмкин булган. Урманнарны кистерүгә каршы төшкәннәр. Әби патша үләр алдыннан ике атна калганда гына Сенат карары белән җирләр бирү законы гамәлгә кергән. Әби патшаның улы Павел үзе патшалык иткән чорда анасының указын тормышка ашыра алган.
1795 елгы 5 нче ревизия хикәяләре ( Ревизские сказки) документлары буенча, Иске Салманда морза Чепкенеевлар 10 гаилә булып яшәгәннәр. Ир-атлар 37 кеше булган. Кызганыч, хатын-кызлар исәпкә алынмаган.
Урманнар кисеп җирләр үзләштерү һәм булачак авылга күченеп утырулар 1797 елда башлана. Булачак Абдул Салманга 11 йорт төзеп барысы 9 гаиләдән 36 ир-аттан торган гаиләләр күченгән. Барысының да исемнәре, ничә яшендә булулары билгеле. Хатын-кызлар турында мәгьлүмат юк. 59 яшендәге Мортаза Сатай улы гаиләсе белән күчми калган. 1811 елда 73 яшендә әле исән булган.
Яңа авылны руслар ,,Вершины Салманы" диеп атаганннар, ,,вновь поселенная, из мурз", диеп өстәп язганнар. Соңрак ,,Абдулово Салманы" диеп рус вариантында йөртелгән. Ә татарча ,,Габделваһаб Салман"дип йөртелгән. 1865-1915 елларда, муллалар алып барган метрикаларда шулай язганнар. Халык телендә ,,Морзалар Салманы" диеп йөртәләр иде.
Авыл исеме кайдан алынган дигән сорау туа. Бу болай:
Авылыбызда туып-үсеп чыккан халыкның дүрттән бер өлешенең уртак бабасы-Габделваһаб Давыт улы Чепкенеев (1743 елда туган, 1822 елда үлгән) офицер хезмәтендә булган. Риваятьләр буенча, белемле, кыю, олпат гәүдәле кеше булган. Үзе вафатыннан соң гаиләсендә 22 кеше яшәгән, ике хатыны да морзалар нәселеннән булган. Хәрби хезмәтеннән соң Габделваһаб морза титулын торгызуда төп көч куючы булган. Мәскәү архивында аның 1794 елдагы җирләр дәгъва иткән ,,челобитная"сы (гариза) сакланган. Шунда инде Тимкәй бабабыз турында мәгълүмат бирелә. Сакланып килгән риваятъ буенча, Габделваһабның шәхсән үзенә хәрби хезмәте өчен 40 дисәтинә җир патша тарафыннан бүләк итеп бирелгән.
Моңа кадәр биредә авыл булмаган, борынгы зират юк. Абдул Салманнан көньякта, бер чакрымда, Болгар чорындагы авыл һәм зират урыннары билгеле. Атамасы билгесез, ,,Борынгылар каенлыгы" диеп халык телендә саклана. Абдул Салманнан төньякта, ике чакрымда, шулай ук Болгар чоры, ,,Йортлар өсте" (Посадское место) диеп йөртелә торган авыл урыны бар.
Исеме билгесез. Зират урыны ,,Кичү" диеп атала торган тирәдә, Изгеләр чишмәсе янында. ,,Кичү" - риваятъ буенча, Болгар-Биләр юлында.
Абдул Салманының беренче зираты 1797 елда беренче, 1799 елда икенче, 1800 елда өченче җирләүләрдән башланып киткән. Кемнәр җирләнгәне билгеле.
Үткән гасырның урталарында ишеткән ривятьләрдә ,,авылыбызга 200 еллар бар инде" дигәнне хәтерлибез. Дөресрәге, ул вакытта 160-165 ел гына булган әле.
Риваятьләргә һәм документларга таянып әйтә алабыз, авылыбыз Абдул Салманга быел 220 ел тула.
Мансур Ганиев.
Татарстанның атказанган икътисадчысы, һәвәскәр тарихчы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев