Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Алпар җирлегенә караган ике авылны да кычыткан, әрекмән, алабута баскан

Ә менә Алпар җирлегенә караган ике авылны да кычыткан, әрекмән, алабута баскан. Бу хакта "Эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә авыллардагы чисталык һәм төзеклекне тикшерү буенча район комиссиясе бәян итте. Җирлек башлыгы Ринат Шәйхетдинов "чүп үләннәрне юк иттек" дип бара. Тик комиссия әгъзалары төшереп алган фотоларда авыл үзәгендәге йортлар, коймалар тирәсендә кеше биеклеге...

Ә менә Алпар җирлегенә караган ике авылны да кычыткан, әрекмән, алабута баскан.

Бу хакта "Эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә авыллардагы чисталык һәм төзеклекне тикшерү буенча район комиссиясе бәян итте. Җирлек башлыгы Ринат Шәйхетдинов "чүп үләннәрне юк иттек" дип бара. Тик комиссия әгъзалары төшереп алган фотоларда авыл үзәгендәге йортлар, коймалар тирәсендә кеше биеклеге кычытканнар "ярылып ята".

Алпар күршесендәге Иске Камка, Карамалы авыллары исә ялт иткән. Һәр йорт тирәсендә, юл кырыйларында үскән үләннәр тигез итеп чабылган. Аларда чүплек урыннарына кадәр тәртиптә. Иске Камка авыл җирлеге башлыгы Фәргать Әкбәров җитәкчелегендә урнаштырылган чисталык-тәртипне алпарлылар да үзләрендә булдырсын иде.

Бу атнада район комиссиясе башка авыл җирлекләренең дә чисталыгын, төзеклеген тикшерәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев