Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы башлыгы Александр Никошиннан бәйрәм котлавы

Хөрмәтле ветераннарыбыз, тыл хезмәтчәннәре, кадерле райондашлар! Моннан 72 ел элек зарыгып көтелгән Җиңү килгәнне белгертеп салютлар яңгырады, илебез шатлыкка күмелде. Еллар үткән саен без бу изге көннән ераклаша барабыз кебек. Әмма совет халкының бөек батырлыгы вакыт узу белән һич онытылмый: газиз Ватаныбыз өчен, һәр авыл, һәр шәһәр өчен аяусыз көрәшкән...

Хөрмәтле ветераннарыбыз, тыл хезмәтчәннәре, кадерле райондашлар!
Моннан 72 ел элек зарыгып көтелгән Җиңү килгәнне белгертеп салютлар яңгырады, илебез шатлыкка күмелде. Еллар үткән саен без бу изге көннән ераклаша барабыз кебек. Әмма совет халкының бөек батырлыгы вакыт узу белән һич онытылмый: газиз Ватаныбыз өчен, һәр авыл, һәр шәһәр өчен аяусыз көрәшкән геройлар белән эчкерсез горурланабыз, тылда хезмәт куеп, фронтны бөтен кирәк-ярак белән өзлексез тәэмин итеп торган фидакарьләргә ихтирамыбыз зур.
Хөрмәтле ветераннарыбыз, без сезнең алда чиксез бурычлы. Рәхмәт сезгә тыныч тормышыбыз, өметле киләчәгебез өчен. Илебез сезнең белән горурлана, һәркайсыгызның батырлыгы, Бөек Җиңүгә керткән өлеше турында онытмый, данлы тарихыбызга лаек булырга тырыша.
Хөрмәтле якташлар, Бөек Җиңү бәйрәме белән котлап, һәрберегезгә иминлек, бәхет, хезмәт казанышлары телим. Күгебез аяз, бүгенгебез уңышлы булсын, тыныч тормышта илебез чәчәк атсын иде.
Александр Никошин,
муниципаль район башлыгы, район советы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев