Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы бәби тудыру бүлегендә капиталь ремонт эшләре башлана

Район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә шушы көннәрдә капиталь ремонт эшләре башлана. Бала тудыру бүлегенең ике катлы бинасы 1997 елда ачылган иде. Билгеле, егерме елга якын вакыт эчендә ул шактый тузды, искерде. Ниһаять, әлеге бинага капиталь ремонт үткәрүгә республикадан 40 миллион сумга якын акча бүлеп бирелде. Район капиталь төзелеш бүлеге...

Район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә шушы көннәрдә капиталь ремонт эшләре башлана.

Бала тудыру бүлегенең ике катлы бинасы 1997 елда ачылган иде. Билгеле, егерме елга якын вакыт эчендә ул шактый тузды, искерде. Ниһаять, әлеге бинага капиталь ремонт үткәрүгә республикадан 40 миллион сумга якын акча бүлеп бирелде. Район капиталь төзелеш бүлеге начальнигы Миләүшә Камалова әйтүенчә, тудыру бүлегендә капиталь ремонт эшләренең бөтен комплексы башкарылачак. Бинаның фасады, түбә һәм тәрәзәләр, барлык коммуникацияләр, сигнализация системасы тулысынча яңартылачак, заманча яңа җиһазлар кайтарылачак. Ремонт эшләренә Алексеевскидан "Стройдорсервис" ҖЧҖ алына. Бу предприятие үткән елларда район мәдәният йортын ремонтлаган, "Актай" кафесын төзегән, быел Яңа Әнҗерәдә яңа клуб салган иде. Капиталь төзекләндерүне 2017 елның 1 сентябренә төгәлләү күздә тотыла.

Мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, декабрь башыннан республиканың сигез районында бала тудыру бүлекләре оптимизацияләнде. Ә бездә әлеге бүлекнең саклануы һәм аның капиталь төзекләндерелә башлавы зур куаныч, билгеле.

Бәби тудыру бүлеге вакытлыча хирургия бүлегенә күчте. Өлкән акушерка Светлана Герасимова хәбәр иткәнчә, үткән атна азагында яңа урында инде бер кыз дөньяга килгән. Ә гомумән узган атнада бүлектә ике кыз туган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев