Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: бәйрәмнәр имин узсын өчен чаралар күрелә

Алда Яңа ел бәйрәме һәм озын ял көннәре. Бәйрәм чараларының иминлеген тәэмин итү турында гадәттән тыш хәлләр комиссиясе утырышында сөйләштеләр. Комиссия әгъзалары һәркайсы үз службаларының нинди саклык чаралары күрүләре турында хәбәр итте. Күзәтчелек эшчәнлеге районара бүлек җитәкчесе урынбасары Радис Инсапов бәйрәм көннәрендә янгынга каршы махсус режим игълан ителүен әйтте, бәйрәмнәрдә...

Алда Яңа ел бәйрәме һәм озын ял көннәре.

Бәйрәм чараларының иминлеген тәэмин итү турында гадәттән тыш хәлләр комиссиясе утырышында сөйләштеләр. Комиссия әгъзалары һәркайсы үз службаларының нинди саклык чаралары күрүләре турында хәбәр итте. Күзәтчелек эшчәнлеге районара бүлек җитәкчесе урынбасары Радис Инсапов бәйрәм көннәрендә янгынга каршы махсус режим игълан ителүен әйтте, бәйрәмнәрдә фейерверк, салют, бенгаль утлары куллануга карата таләпләрне искә төшерде.

-Мондый товар сатучы кибетләрне тикшердек, закон бозу очраклары ачыкланмады әлегә,-диде ул. Комиссия әгъзалары район үзәгендә салют ату урынын билгеләү буенча фикер алыштылар.

"Алексеевскдорстрой"ның Әлки участогы начальнигы Рашат Гыйззәтуллин юллар иминлеген ничек тәэмин итәчәкләрен аңлатты, моның өчен эшчеләр һәм техника җитәрлек, дип ышандырды. Әлки коммуналь челтәрләре җитәкчесе Искәндәр Сафин үзләренең бәйрәм ялларында да гадәти график буенча эшләячәкләрен хәбәр итте. Район газ эксплуатацияләү службасы, электр челтәрләре, янгын часте, медицина учреждениеләре, элемтәчеләр, социаль яклау бүлеге һәм мәгариф, мәдәният учреждениеләре дә бәйрәмнәргә җаваплы карап, кирәкле чараларны күргәннәр. Эчке эшләр бүлеге инде күптән көчәйтелгән режимда эшли. Кыскасы, Яңа ел бәйрәмен тыныч, имин уздыру зчен барысы да эшләнгән бугай. Калганы бәйрәм итүчеләрнең үзләреннән, ягъни һәрберебездән тора. Тыныч, матур булсын бу көннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев