Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы эчке эшләр бүлекчәсе дәүләт хезмәтләре күрсәтә

РФ Эчке эшләр министрлыгының Әлки район бүлекчәсенең миграция пункты халыкка түбәндәге дәүләт хезмәтләрен күрсәтә: 1) яшәгән урында теркәү; 2) торган урында теркәү; 3) Россия Федерациясе паспорты бирү (алыштыру) 4) чит ил гражданнарын торган урыннарында теркәү; 5) чит ил гражданнарыннан вакытлыча яшәүгә рөхсәт сораган гаризалар кабул итү; 6) чит ил гражданнарыннан...

РФ Эчке эшләр министрлыгының Әлки район бүлекчәсенең миграция пункты халыкка түбәндәге дәүләт хезмәтләрен күрсәтә:

1) яшәгән урында теркәү;

2) торган урында теркәү;

3) Россия Федерациясе паспорты бирү (алыштыру)

4) чит ил гражданнарын торган урыннарында теркәү;

5) чит ил гражданнарыннан вакытлыча яшәүгә рөхсәт сораган гаризалар кабул итү;

6) чит ил гражданнарыннан Россия Федерациясендә тору кәгазенә (вид на жительство) гаризалар кабул итү;

7) чит ил гражданнарыннан Россия Федерациясе гражданлыгы алу турында гаризалар кабул итү.

Миграция пункты күрсәтә торган барлык дәүләт хезмәтләре буенча түбәндәге адрес белән мөрәҗәгать итәргә була: Базарлы Матак, Кояшлы ур., 15А йорт; тел.: 21-2-01; 21-1-28; интернет-портал www.gosuslugi.ru

Базарлы Матакның Крайнов урамы, 63 нче йортта урнашкан күпфункцияле үзәктә (1 нче кат, икенче һәм бишенче тәрәзә) www.gosuslugi.ru Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында теркәлергә һәм шәхси кабинетка керү, гариза җибәрү өчен пароль алырга була.

Дәүләт хезмәтләре порталында теркәлү өчен үзең белән паспорт мәҗбүри, пенсия иминияте таныклыгы, мобиль телефон яисә электрон почта адресын алып килергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев