Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы фермерлары делегациясе Казанда съездда катнашты

Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы куллану кооперативлары ассоциациясенең үткән атнада Казанда узган 17 нче съездында районыбыз вәкилләре дә катнашты.

Безнең делегация составында әлеге зур җыенга район фермерлары, крестьян хуҗалыклары берлеге җитәкчесе, "Яшь Көч" ҖЧҖ рәисе Фәнис Хәмитов, Иске Хурада һәм Татар Мулла авылларыннан гаилә фермалары җитәкчеләре Константин Миндрюков һәм Рамил Гыйматдинов бардылар. Делегатлар авылда хуҗалык итүнең кече формаларын үстерүдәге проблемаларны уртага салып сөйләштеләр, алга бурычлар билгеләделәр. Тиздән үзебезнең районда да фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары җитәкчеләренең зур җыенын үткәрү күздә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев