Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы футболчылары – республика чемпионнары булдылар

ДЮСШ тренеры Рифкать Сәгъдиев җитәкчелегендәге 14-16 яшьлек үсмерләр командасы унынчы Татарстан җәйге укучылар спартакиадасында футбол буенча чемпион булды. Уртак максат белән берләшкән ун егет Урыссуда узган сайлап алу ярышларында да, финал матчларында да көндәшләрен бер шанс та бирми тар-мар иттеләр. Техника-тактика әзерлегенең барлык компонентларында үзенең югары осталыгын күрсәтеп, команда голкиперы...

ДЮСШ тренеры Рифкать Сәгъдиев җитәкчелегендәге 14-16 яшьлек үсмерләр командасы унынчы Татарстан җәйге укучылар спартакиадасында футбол буенча чемпион булды.

Уртак максат белән берләшкән ун егет Урыссуда узган сайлап алу ярышларында да, финал матчларында да көндәшләрен бер шанс та бирми тар-мар иттеләр. Техника-тактика әзерлегенең барлык компонентларында үзенең югары осталыгын күрсәтеп, команда голкиперы Руслан Галиев җиде уенның алтысында капкасына "йозак салды", бер генә туп та керттермәде. Камил Мәрдегалләмов, Тимур Сафин, Николай Балакирев үз тылларын менә дигән итеп сакладылар. Команда капитаны, коллективның "баш мие" Никита Софронов, ярымсакчылар Раил Шәмсетдинов, Виталий Майоров, Рәсим Әхмәров фланглардан төрлечә атака ясадылар. Ә Руслан Әхмәтҗанов, Марат Гайфуллин көчле-көчле көндәшләренең капкаларына матур голлар керттеләр. Безнекеләр Минзәлә командасын 2:0, тукайлыларны 3:0, чирмешәнлеләрне 1:0, Яңа Чишмә футболчыларын 1:0, Чүпрәле командасын 2:0, Балык Бистәсе командасын 6:0 исәбе белән җиңделәр.

Командабыз һәм аның тренеры үзләренә матди ярдәм күрсәткән спонсорга - районыбыз эшмәкәренә дә бик рәхмәтле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев