Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы газетасы игълан иткән “Ямьле бакча” бәйгесенә йомгак ясалды

Бу җәйдә "Әлки хәбәрләре" редакциясе үз укучылары арасында "Ямьле бакча" бәйгесе игълан иткән иде. Анда шактый райондашларыбыз катнашты. Инде бәйгегә нәтиҗә ясап, җиңүчеләрне ачыклыйбыз. Белүегезчә, редакциягә җибәрелгән бакча күренешләре фотоларын без газетабызның alki-rt.ru сайтына урнаштырып бардык. Газета укучыларыбызга үзләренә ошаган бакча өчен тавыш бирергә тәкъдим иттек. Шулай итеп, "Ямьле бакча"...

Бу җәйдә "Әлки хәбәрләре" редакциясе үз укучылары арасында "Ямьле бакча" бәйгесе игълан иткән иде. Анда шактый райондашларыбыз катнашты. Инде бәйгегә нәтиҗә ясап, җиңүчеләрне ачыклыйбыз.

Белүегезчә, редакциягә җибәрелгән бакча күренешләре фотоларын без газетабызның alki-rt.ru сайтына урнаштырып бардык. Газета укучыларыбызга үзләренә ошаган бакча өчен тавыш бирергә тәкъдим иттек. Шулай итеп, "Ямьле бакча" ияләре арасыннан җиңүчеләрне укучыларыбыз үзләре билгеләде.

Бәйгедә катнашкан һәркемгә рәхмәтебезне белдерәбез. Шулай ук бу башлангычка битараф калмыйча, үзләренә ошаган бакчалар өчен тавыш бирүчеләргә дә рәхмәт.

Сүз дә юк, конкурста катнашучы һәркемнең чәчәкләргә күмелгән бакчасы үзенчә күркәм һәм матур. Бәйгене күзәтеп баручылар аларның һәркайсын сокланып карагандыр. Әмма җиңүчеләр санаулы гына шул.

Менә алар:

Беренче урын - Гөлүсә Фәсахова, Түбән Әлки (4836 тавыш)- электр иттарткычы;

Икенче урын -- Сиринә Гыйләҗева, Югары Әлки (4814тавыш) "Болгарка" тимер кисү машинасы;

Өченче урын - Алия Гыйззәтуллина, Базарлы Матак (4212 тавыш) - бакча эшләре өчен кул арбасы;

Дүртенче урын - Рәшидә Гатина, Базарлы Матак (3755 тавыш) - җыелма баскыч.

Җиңүчеләрне тәбриклибез һәм редакциягә бүләкләрен алырга килүләрен көтәбез.

Бәйгегә үз бүләкләрен тәкъдим иткән спонсорларга - "Инструментлар дөньясы" кибетенә (Алмаз Зарипов), эшмәкәр Айрат Гатауллинга һәм "Китап дөньясы" кибетенә олы рәхмәтебезне җиткерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев