Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы газетасы редакциясе "Әлки хәбәрләре" газетасына яздыруда аеруча уңышлы эшләгән почта хезмәткәрләренә Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды

"Татарстан почтасы"ның Нурлат районара почтамты коллективы үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен зурлап билгеләп үтте. Табигать кочагында узган әлеге чарада районыбызда почта хезмәте күрсәтүче 30 кеше катнашты. Почта хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән "Татарстан почтасы" идарәсе директоры Регина Кузнецова тәбрикләде. Бәйрәм тантанасына безнең район газетасы редакторы да чакырулы иде. Ул 2016 елның икенче яртысына...

"Татарстан почтасы"ның Нурлат районара почтамты коллективы үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен зурлап билгеләп үтте.

Табигать кочагында узган әлеге чарада районыбызда почта хезмәте күрсәтүче 30 кеше катнашты. Почта хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән "Татарстан почтасы" идарәсе директоры Регина Кузнецова тәбрикләде.

Бәйрәм тантанасына безнең район газетасы редакторы да чакырулы иде. Ул 2016 елның икенче яртысына "Әлки хәбәрләре"нә яздыруда уңышлы эшләгән почта хезмәткәрләренә Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Редакция бүләкләренә Иске Хурада почта бүлекчәсе начальнигы Марина Хәйруллина, Карга почта бүлекчәсе начальнигы Рафидә Садыйкова, Юхмачы почта бүлекчәсе начальнигы Наталья Колоколова, Түбән Кәчи почта бүлекчәсе начальнигы Валентина Романова һәм Ташбилге авылы почтальоны Рузалия Игъламова лаек булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев