Әлки районы халкын Минтимер Шәймиев котлый
Яңа 2017 ел белән әлкилеләрне Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тәбрик итте. "Хөрмәтле Александр Федорович! Сезне һәм Әлки районының барлык халкын Яңа 2017 ел белән чын йөрәктән котлыйм! Яңа ел бәйрәме - изге өметләр, күркәм киләчәккә ихластан ышану вакыты ул. Якынлашып килүче ел барыбыз өчен дә яхшы үзгәрешләр, шатлыклы вакыйгалар...
Яңа 2017 ел белән әлкилеләрне Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тәбрик итте.
"Хөрмәтле Александр Федорович! Сезне һәм Әлки районының барлык халкын Яңа 2017 ел белән чын йөрәктән котлыйм! Яңа ел бәйрәме - изге өметләр, күркәм киләчәккә ихластан ышану вакыты ул. Якынлашып килүче ел барыбыз өчен дә яхшы үзгәрешләр, шатлыклы вакыйгалар чоры булсын. Һәркайсыгызга сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, Ватаныбызның чәчәк атуы хакына күркәм эшләр һәм башлангычларны тормышка ашыру өчен бетмәс-төкәнмәс көч һәм энергия телим.
Һәрберегезнең өенә бәхет һәм иминлек телим!"-дигән сүзләр бар Минтимер Шәриповичның котлау хатында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев