Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Әхмәт авылында өмә үткәрделәр

Җирләр кипшенү белән Әхмәт авылы мәчетенә йөрүчеләр өмә үткәрделәр. Гадәттә мәчетләр авылларның иң калку урынына салына, шуңа күрә аларның тирә-ягы яз башлануга кипшенеп тә өлгерә. Әхмәттә дә шулай булды. Мәчеткә йөрүчеләр ике көн рәттән өмә ясап, мәчетнең тирә-ягын тимер рәшәткә белән тотып алдылар, авыл үзәген җыештырдылар, юлларны тигезләделәр. Бер уңайдан...

Җирләр кипшенү белән Әхмәт авылы мәчетенә йөрүчеләр өмә үткәрделәр.

Гадәттә мәчетләр авылларның иң калку урынына салына, шуңа күрә аларның тирә-ягы яз башлануга кипшенеп тә өлгерә. Әхмәттә дә шулай булды. Мәчеткә йөрүчеләр ике көн рәттән өмә ясап, мәчетнең тирә-ягын тимер рәшәткә белән тотып алдылар, авыл үзәген җыештырдылар, юлларны тигезләделәр. Бер уңайдан ялгыз яшәүче авылдаш апаның бәрәңге бакчасын койма белән әйләндереп алу өчен материал хәзерләделәр. Тагын бер өмә оештырып, күпер башындагы чишмәне чистарту, аның тирә-ягын тоту, шулай ук өстә аталган апаның бакчасын тотып алу турында килештеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев