Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы христианнары Майчабуны бәйрәм итә башлады

Бу атнада христианнар Майчабу бәйрәмен билгеләп үтәләр.

Әлеге күптәнге рус халык бәйрәме кышны озату һәм язны тантаналы төстә каршы алу белән бәйле. Майчабу бәйрәменең килеп чыгуы, мәгънәсе хакында район благочинные, Базарлы Матактагы Изге Троица чиркәве настоятеле Андрей Зиньков болай сөйләде:

-Майчабу мәҗүсиләр бәйрәме буларак барлыкка килгән. Христианлык кабул ителгәннән соң Чиркәү әлеге бәйрәмне изгеләндерә һәм аны яңа эчтәлек, идеяләр белән тулыландыра.

Элек Майчабу атнасын "Сырная седмица" дип атаганнар. Анда бары тик сөт һәм балык ризыклары гына ашарга рөхсәт ителгән. Ит куллану исә тыелган. Ә бүген бу - иң күңелле һәм тук халык бәйрәме.

Традиция буенча Майчабу атнасы дүшәмбедә башлана һәм якшәмбе көнне карачкы яндыру белән төгәлләнә. Бу бәйрәмнең һәр көне үзенчәлекле, тирән мәгънә белән тулы. Әйтик, сишәмбе көнне егетләр үзләренә кәләш сайлаганнар. Чәршәмбедә хатынының әнисе киявен коймак белән сыйлау гадәткә кергән. Икенче көнне исә, киресенчә, әни кеше киявенә кунакка бара. Бу бәйрәмдә һәр хуҗабикә коймак пешереп иренең туганнарын да кунакка чакырырга тиеш, дип исәпләнә. Гомумән, яшәү чыганагы кояш

символы булган коймак - Майчабуның төп сые. Шулай ук бер генә Майчабу атнасы да күңелле уеннардан, хороводтан, тау шуудан башка узмый.

Майчабуның соңгы көне - 18 февраль - Кичерү якшәмбесе дип атала. Бу көнне белеп яисә белмичә хәтерен калдырган һәркемнән гафу үтенергә, аралар суынганнар белән килешергә тиешбез. Шулай ук күп вакытны догаларга багышларга кирәк. Чөнки Майчабу атнасы - Бөек уразага әзерләнә торган бик мөһим вакыт ул. Шул уңайдан якшәмбе көнне районның барлык храмнарында бәйрәм гыйбадәтләре узачак.

19 февральдә исә Бөек ураза башлана. Ул дин тотучыларны төп христиан бәйрәме Пасхага әзерләүгә юнәлтелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев