Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы җирлекләре үсеш планнарын тәкъдим иттеләр

Район авыл җирлекләренең киләсе 2017 елга үсеш стратегияләре карап тикшерелде. Барлык 21 җирлекнең башлыклары авылларда демографик вәзгыятьне яхшырту буенча нинди чаралар күрергә җыенулары турында сөйләделәр, торак һәм социаль учреждениеләр биналары төзү һәм ремонтлау ниятләре белән уртаклаштылар. Җирлекләр әзерләгән планнарга гаилә фермалары санын арттыруга кагылышлы юнәлешләр дә кертелгән. Авылларда буш торган...

Район авыл җирлекләренең киләсе 2017 елга үсеш стратегияләре карап тикшерелде.

Барлык 21 җирлекнең башлыклары авылларда демографик вәзгыятьне яхшырту буенча нинди чаралар күрергә җыенулары турында сөйләделәр, торак һәм социаль учреждениеләр биналары төзү һәм ремонтлау ниятләре белән уртаклаштылар. Җирлекләр әзерләгән планнарга гаилә фермалары санын арттыруга кагылышлы юнәлешләр дә кертелгән. Авылларда буш торган биналарны "эшкә җигәргә" җыеналар җирле үзидарәләр. Стратегик планнарда бюджет туплау, чыгымнар, үзара йөкләнгән салымнарны җыю һәм файдалануга да зур игътибар бирелә.

Җирлек башлыклары презентацияләнгән планнарга район җитәкчелеге үз тәкъдимнәрен дә кертте. Тулаем алганда алар хупланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев