Иске Алпарда кыска гына вакыт эчендә мәгърүр бина - яңа мәчет төзеп куйдылар.
Рамазан аеның беренче көнендә аңа инде манара белән алтынланган ай да "кигезделәр" Бу эштә башлап җибәрүчеләр ышандыра: ураза гаете алдыннан мәчетебезне ачачакбыз, гает намазын шунда укыячакбыз, диләр.
Манара куясы иртә җылы, кояшлы иде. Иске Алпарның мәчет төзелгән урамы халык белән тулды. Биредә өлкәннәр дә, яшьләр һәм балалар да күп иде. Авылда яшәүчеләр, күршедән килүчеләр, читтән кайтучылар… Һәркем өчен уртак сөенеч йөзләргә чыккан, тантаналы минутларны көтеп, авылдашлар хәл-әхвәл сораша, яңалыклар турында сөйләшә.
Менә озын "муенлы" кран манараны җиңел генә күтәреп, урынына куйды. Төзүчеләр аны махсус штырьлар белән бинага беркеттеләр. Бу җаваплы эш шактый вакытны алды. Шул арада без авылда мәчет төзүне башлап йөрүчеләрнең берсе булган Рәфкать Сәмигуллин белән сөйләшеп тордык. Үзе күптән инде башкалада яшәсә дә, Рәфкать Әсхәт улы туган авылын онытмый, алай гына түгел, җаны-йөрәге белән аны кайгыртып яши.
-Белсәгез иде, ничек авыл өчен борчыла ул! Бер кайтуында күрдем үзен: "Нәрсә инде бу! Алпар бит мондый хәлгә төшәргә тиеш түгел! Нидер эшләргә, авылыбызны җанландырырга кирәк", дип борчылып сөйләп торды. Шуннан Алпарны "шефлыкка алды" да,-диде миңа элеккеге укытучым Гөлфия апа…
Рәфкать әфәнденең бу юлы күңелендәге борчуы шатлыкка урын биргән иде бугай.
-Алпар гомер-гомергә көчле кешеләре белән дан тоткан. Биредә укытучылар да һәрчак әйбәт булды, төпле белем, дөрес тәрбия бирделәр. Авылыбыз һәрчак истә, күңел түрендә, биредә әти-әниләребез, бабайлар җирләнгән. Әйе, үсеп җиттек тә, төрле якка таралыштык. Тормышта ниндидер уңышларга ирешкәнбез икән, без бит моның белән туган җиребезгә бурычлы. Инде шул бурычны кайтарыр вакыт җиткән,-дип башлады ул сүзен. Аннары соңгы вакытларда эшләнгәннәр турында әйтеп китте. Без дә яздык, шуңа район халкы беләдер: Алпардан чыккан эшмәкәрләр, бердәм алынып, авыл зираты тирәсен затлы, матур итеп тотып алдылар, коймалар гына түгел, капкасы каршына яңгырдан ышыклап эскәмияләргә кадәр куйдырдылар. Акчаны кызганмадылар, андый коймалар тагын кайда бар икән?
Быел да шактый игелекләр эшләп өлгергәннәр инде: чишмә ачып, аның тирә-ягын төзекләндергәннәр. Соңрак, манара куелгач, кешеләр белән сөйләшкәндә Рәфкать әфәнде ул чишмәгә исән булган булса, быел 90 яшен тутырасы әтисе Әсхәтнең исемен кушарга рөхсәт сорап алды. Алпарның аръяк дигән өлешендә яшәүчеләрне үзәктән, мәктәп, кибет, медпункттан Чирмешән аерып тора, кирәгеңә барып җитү өчен әйләнгечтән озын юл үтәргә кирәк. Ниһаять, үзәкләренә үткән бу уңайсызлык та хәл ителгән: Рәфкать Сәмигуллин басма салдырган, тиздән күпере дә булачак, ди. Авылдашлары бик шат: безнең өчен яңа тормыш башланды бит, диләр.
-Авыл матураерга тиеш, сеңел. Әле менә депутат Фоат Вәлиев белән килештек, үзе килеп карап китте, мәчет тирәсен, менә бу Төньяк урамны тигезләп, асфальт түшәргә вәгъдә бирде. Әнә тегендәрәк балалар өчен уен мәйданчыгы, олыларга ял бакчасы ясаячакбыз. Клубны ремонтладык, анысы да бик кирәк,-дип кызып сөйләп китте Рәфкать Әсхәт улы.
-Кем өчен тырышасыз соң, биредә бит халык бик аз калып бара,-дигән идем, бер дә яратмады:
-Җитәрлек монда халык! Алга таба яшьләр дә күбрәк калыр. Әнә яңа җирлек башлыгы эшли башлады, яшь кеше, энергияле. Авылда тормыш матурайса, яшәргә кешесе табыла,-диде ул кискен итеп.
Без сөйләшкән арада мәчетнең аен урнаштыруга керештеләр. Егетләр кран белән күтәрелү өчен бишек җайладылар, айны әйбәтләп төрделәр, эш коралларын алып, бишеккә кереп бастылар. Тимер эшләре остасы Әмир Хәйдәров (ул мәчеткә сырлап-бизәкләп тимердән балкон да ясап куйган) һәм Илсур Гайфуллин, кран ихтыярына буйсынып, 20 метрдан артык биеклеккә күтәрелделәр. Халык тын да алмый күзәтте егетләрнең эшен. Менә алар, бишекнең чайкалуын җиңеп, манарага якынлаштылар, аннары бишекне аңа бәйләп куеп, ай беркетеләчәк тимер стерженьне манара эченә тыктылар. Аннары чират алтын айга җитте. Мәчет каршына баскан ир-атлар тәравих әйтеп, ә әбиләр, егетләргә кыйбла табырга булышып, "Ике бармак иле сулга бор!"дип киңәш биреп тордылар.
Менә алтын ай, кыйблага карап, үз урынына урнашты. Якты кояш нурларында балкып, ул әйтерсең, бу изге эшнең шаһитлары йөзләренә дә яктылык өстәде. Ай куючылар үз эшләрен тәмамлаган арада Рәфкать Сәмигуллин кечкенә генә митинг оештырды. Бу тантана иде чөнки, һәм анда район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов, район мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәләхиев, җирлек башкарма комитеты җитәкчесе Риназ Сәлахов, район авыл җирлекләре башлыклары һәм башка бик күп дәрәҗәле кунаклар да катнашты бит.
Сүзне әлеге дә баягы Рәфкать әфәнде башлап җибәрде.
-Нәрсә генә эшләргә уйласак та, рәхмәт, авылдашлар, хуплыйсыз, киңәш-табыш итешеп, төрлечә булышасыз. Менә бу мәчетне төзүдә дә 500 дән артык кеше катнашты, һәммәгезгә рәхмәт. Кемдер саллы сумнар бирде, ә кемнеңдер 100 сумы да байның меңнәренә торырлык булды,-диде ул. Аннары мәчет төзүгә аеруча зур өлеш кертүчеләрне атап үтте. Алар арасында әйдәп йөрүчеләр Ринат Насыйбуллин, Тәлгать Әхмәтшин, Рафаэль Гатауллин, "Кызыл Шәрык-Агро" җәмгыяте җитәкчелеге, "ПМК-Мелиорация" җитәкчесе Әнвәр Мәрдиев һәм башка бик күпләр булган.
-Мөхтәсиб Ирек хәзрәт 14 тонна цемент китертте, Альберт Шәйхетдинов әллә ничә тапкыр кран бирде, бер тиен акча сорамады; манараны Нургали абый кияве Наил ясады. Равил Нургазизов, Фәргать Камалов газ, ут кертештеләр. Бертуганнар Рәис һәм Рәфис Заитовлар, авылның кияүләре Наил Хөснетдинов, Хамиз, Илдар Хафизов, Тәлгать Хафизов (кызганыч, вафат булды), тагын бик күпләр гел булышып, сорашып тордылар. Алтынланган айны Нәзгать Мәгърифәтуллин бүләк итте… Һәр булышкан кешенең исемен атасак, бүген тарала да алмабыз. Ходай күреп тора, игелекле гамәлегезне халык онытмас,-диде ул.
Алпарлылар шатлыклы вакыйга белән бер-берсен котлашты, аларны Рәшит Билалов, Ирек хәзрәт, Риназ Сәлахов һәм башкалар да тәбрикләде. Моңарчы аяз торган күктә җиңелчә генә болытлар күренеп, берничә тамчы яңгыр да тамды. Авыл халкы яңгырны һәрчак яхшыга юраган. Алпар мәчетенә манара һәм алтын ай кую да бу авылның тулы канлы киләчәгенә зур адым булсын иде.
Нет комментариев