Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Иске Камка үзешчәннәре концерт программасы белән Бибай Чаллысы клубында чыгыш ясарга әзерләнәләр

Отчет концертлары циклын тәмамласалар да, үзешчәннәр тик торырга җыенмый, Бибайдан кала әле Ташбилге, Үргәгар, Карга һәм башка авылларга да барырга җыеналар. Концертны Карамалы һәм Иске Камка авыл клублары директорлары Рамил Хәсәншин һәм Рафик Әхмәтов "тотып тора" диләр: берсе сүзгә, берсе гармун уйнарга оста егетләр тамашачыны ни белән җәлеп итәргә икәнне...

Отчет концертлары циклын тәмамласалар да, үзешчәннәр тик торырга җыенмый, Бибайдан кала әле Ташбилге, Үргәгар, Карга һәм башка авылларга да барырга җыеналар. Концертны Карамалы һәм Иске Камка авыл клублары директорлары Рамил Хәсәншин һәм Рафик Әхмәтов "тотып тора" диләр: берсе сүзгә, берсе гармун уйнарга оста егетләр тамашачыны ни белән җәлеп итәргә икәнне белә. Аларга кайчак гаиләләре - читтә укучы кызлары да кушыла. Билгеле, Карамалының атаклы "артистлары" - 75 яшьлек Җәмилә Минһаҗева, 64 яшьлек Нурия Мифтахова да сәхнәгә бик теләп чыгалар - җырлыйлар да, биеп тә күрсәтәләр. Камка үзешчәннәре концертын Зәйтүнә Сәгыйрованың җырлары да тулылындыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев