Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Иске Матак авылында олы кайгы (ФОТО)

Бүген Иске Матак авылында яшәүчеләр юл фаҗигасендә һәлак булган Андреевлар гаиләсе белән хушлаша. 31 декабрьдә Дмитрий һәм Вера Андреевлар, 6 һәм 2 яшьлек ике кызларын, 7 айлык улларын алып, Казаннан Иске Матакта яшәүче әбиләренә кунакка кайтырга чыгалар. Яңа елны туганнары, авылдашлары белән каршы алырга җыенган гаиләне алда үлем көткәнне кем...

Бүген Иске Матак авылында яшәүчеләр юл фаҗигасендә һәлак булган Андреевлар гаиләсе белән хушлаша.

31 декабрьдә Дмитрий һәм Вера Андреевлар, 6 һәм 2 яшьлек ике кызларын, 7 айлык улларын алып, Казаннан Иске Матакта яшәүче әбиләренә кунакка кайтырга чыгалар. Яңа елны туганнары, авылдашлары белән каршы алырга җыенган гаиләне алда үлем көткәнне кем генә белсен! Лаеш районында Андреевлар зур йөк машинасына килеп бәреләләр. Бу коточкыч фаҗигадә аларның берсе дә исән кала алмый.

Кайгылы хәбәр авылга бик тиз килеп җитә. Искематаклылар моңа ышанырга теләми... Әмма ни кыласың! Бәйрәмгә әзерләнгән клубта да, өйләрдә дә яңа ел рухы сүнә, авыл хәсрәткә чума... Бүген мәрхүмнәрне җирлиләр...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев