Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Карга мәктәбендә РСФСР спорт мастеры Фәрит Хәсәншин истәлегенә гер күтәрү ярышлары булды

Карга мәктәбе спорт залында Фәрит Хәсәншин истәлегенә гер күтәрү буенча ярышлар булды. Гер күтәрү буенча РСФСР спорт мастеры, арабыздан вакытсыз китеп барган Фәрит Хәсәншин Карга мәктәбендә байтак еллар физкультура укытты. Гер күтәрү буенча СССР спорт мастерлары Мөдәррис Бикушев, Газинур Фәттахов (ул дөнья чемпионы да) - аның укучылары. Укытучы-остаз истәлегенә үткән...

Карга мәктәбе спорт залында Фәрит Хәсәншин истәлегенә гер күтәрү буенча ярышлар булды.

Гер күтәрү буенча РСФСР спорт мастеры, арабыздан вакытсыз китеп барган Фәрит Хәсәншин Карга мәктәбендә байтак еллар физкультура укытты. Гер күтәрү буенча СССР спорт мастерлары Мөдәррис Бикушев, Газинур Фәттахов (ул дөнья чемпионы да) - аның укучылары.

Укытучы-остаз истәлегенә үткән ярышларда 10 мәктәп командасы катнашты. Гер күтәрүдә 14-17 яшьлек үсмерләр көч сынашты. Чуаш Кичүеннән Булат Мөхәммәтшин, Юхмачыдан Дмитрий Демьянов, Алексеевск агрокөллияте филиалыннан Фәнис Ибәтуллин, Яңа Салманнан Илфат Зарипов, Адель Хөсәенов, Базарлы Матак урта мәктәбеннән Ринас Нуретдинов, Наида Мурадова, Иске Тахталыдан Станислав Ферапонтов, Вероника Хәйруллина, Каргадан Азат Фәттахов, Айзилә Нотфуллина үз авырлыкларында беренче урыннарны алдылар.

Командалар арасында беренче урында -Карга, икенче - агрокөллият филиалы, өченче - Яңа Салман мәктәпләре.

Җиңүчеләргә медальләр, грамоталар, акчалата бүләкләр тапшырылды. Ярышларны үткәрүдә Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев матди ярдәм күрсәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев