Әлки районы көрәшчеләре Бөтенроссия турнирында җиңделәр
Билбаулы көрәш белән шөгыльләнүче яшьләребез сөендерде: Пермь өлкәсендә узган Бөтенроссия турнирында катнашып, җиңүләр яулады алар. Ташбилгедән Рәмзил Абдуллин, Базарлы Матактан Наида Мурадова, Алпардан Анар Масимов үз үлчәүләрендә беренче урын алдылар. Иске Тахталадан Никита Хәйруллин да призер - ул өченче урында. Пьедесталның иң югары баскычына менгән үсмерләр шуның белән спорт мастерына...
Билбаулы көрәш белән шөгыльләнүче яшьләребез сөендерде: Пермь өлкәсендә узган Бөтенроссия турнирында катнашып, җиңүләр яулады алар.
Ташбилгедән Рәмзил Абдуллин, Базарлы Матактан Наида Мурадова, Алпардан Анар Масимов үз үлчәүләрендә беренче урын алдылар. Иске Тахталадан Никита Хәйруллин да призер - ул өченче урында. Пьедесталның иң югары баскычына менгән үсмерләр шуның белән спорт мастерына кандидатлык таләпләрен үтәделәр. Яшь көрәшчеләрнең тренерлары Илдар Ахмеров һәм Рәмис Вафин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев