Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы мәгариф идарәсе, балалар иҗат йорты, балалар бакчалары үзешчәннәре концерты булып узды. ФОТО

"Авырып барган идем, терелеп кайттым"- 10 март кичендә район мәдәният йорты сәхнәсендә булган концертны бер ханым әнә шундый бер җөмлә белән тасвирлады.

Балалар иҗат йорты, мәгариф идарәсе һәм район үзәгендәге мәктәпкәчә учреждениеләр коллективлары талантларының "Җир - безнең уртак йортыбыз" дигән баш астында узган отчет концертына тамашачының бик югары бәясе инде бу.

Әлеге үзешчәннәр концерты, чынлап та, гаять югары дәрәҗәдә узды. Алда аталган барлык коллективлар да анда яхшы сәнгати әзерлекле номерлар белән катнашты. Алып баручылар - балалар иҗат йортының өстәмә белем бирү педагогы Алмаз Сафиуллин, социаль-психология (?) үзәге педагогы Флүсә Закирова, мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Елена Бухарова тамашаны эчтәлекле итү, зал белән сәхнә арасында элемтә-бергәлек урнаштыру өчен зур тырышлык куйдылар. Тамашачының яраткан башкаручысы булып өлгергән Алмаз Сафиуллин татар һәм рус телләрендәге җырлары белән дә сөендерде. Гомумән, күп оста җырчылар сәхнә тотты бу кичтә. Равил Насыйбуллинның баянда уйнап җырлавы, Гүзәлия Ситдыйкова, Хадичә Хәнәфиева, Лилия Рианова, Линар Гыймаев, Гөлия Мәрдиева башкарган көйләр алкышларга күмелде. Теләсә кайсы концертның бизәге булган Надежда Гнеденкова бу юлы да матур тавышы, оста башкаруы белән залны әсир итте.

"Салават күпере", "Каенкай" балалар бакчалары ансамбльләренең рус, татар һәм чуаш телләрендәге җырларын да тамашачы яратып кабул итте.

Әйтергә кирәк, район үзәгендәге дүрт балалар бакчасы да үз талантлары белән балкыды бу кичтә. "Салават күпере"ннән Алинә Борһанова "Ана турында баллада"ны күзләрне яшьләндерерлек, тетрәндерерлек итеп башкарды. Сәхнәләштерелгән күренешләр исә тамашачыны көлдерде дә, уйландырды да.

Базарлы Матакта яшәүче Көлемсәр Гатина концертның икенче көнендә редакциягә килеп, тамашачылар исеменнән барлык үзешчәннәргә рәхмәт белдерүебезне сорады.

-Балалар иҗат йорты артистлары турында аерым да әйтәсебез килә. Алар күрсәткән "Туй" күренеше искиткеч булды. Андагы хәлләрдән зал туктый алмыйча көлде. Ильяс Идиятуллин, Рәйсә Җангирова, Илсур Хәйдәров, Хәдичә Хәнәфиева, Ләлә Гыймаева, Надежда Мавзютова сәхнәдә чын артистлар кебек уйнадылар. Афәрин аларга! Казан артистлары бер читтә торсын, үзебезнең үзешчәннәр ничек оста! - дип сокланып сөйләде ул концертта катнашучылар турында.

Бу тамаша гаҗәеп матур һәм эчтәлекле биюләре белән дә гаҗәпләндерде. "Ромашка" балалар бакчасы хезмәткәрләренең "Кошлар" лирик биюе гаять дулкынландыргыч булды. Сәхнәдә урнаштырылган экранда күрсәтелгән табигать күренешләре, кошлар, хайваннар, үсемлекләр дөньясы чагылышы биюне тагын да баетты, гамьле һәм ямьле итте. Концерт темасына бик аваздаш номерларның берсе булды бу. Әйтергә кирәк, сәхнәдәге һәр чыгыш экрандагы презентация белән бергә барды. Һичшиксез, бу концертның отышлы ягы булды.

"Каенкай" бакчасы ансамбле башкаруында "Әйдәгез, дуслашыйк" биюе дә тамашачылар күңеленә хуш килде. Төрле милләт халыклары биюләрен берләштереп, ансамбль районыбыздагы татар, рус, чуаш милләте вәкилләренең күпьеллык дуслыгын һәм хезмәттәшлеген сәхнәдә гәүдәләндерде. "Элекке кино" эстрада биюен ("Ромашка"), Лидия Бухарова чыгышын да зал яратып кабул итте.

Зал тулы тамашачы алкышларын кызганмады, рәхәтләнеп ял итте бу кичтә. Жюри рәисе район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Мария Платонова да концертка югары бәя бирде.

-Бүгенге тамаша моннан алда булганнарыннан да уздырып җибәрде. Оештыручылар үзенчәлекле һәм бай программа әзерләгәннәр, аны сәхнәгә оста итеп куйдылар да. Барлык катнашучыларга рәхмәт, сезгә - плюс "бишле",-диде җитәкче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев