Әлки районы: мәктәп укучылары өлкәннәр йортында концерт куйганнар
Базарлы Матак урта мәктәбе укучылары (сыйныф җитәкчеләре Ләлә Гаязова һәм Фәүзия Гарипова) Юхмачыдагы өлкәннәр интернат-йортына барып концерт куйганнар. Балалар шигырьләр сөйләп, җырлап, татар һәм рус әкиятләрен сәхнәләштереп күрсәтеп, интернатта яшәүчеләрнең күңелләрен күтәргәннәр. Алар әби-бабайларга үзләре ясаган әйберләр дә бүләк иткәннәр. Өлкәннәргә болар барысы да зур шатлык булган, аларны тагын килергә...
Базарлы Матак урта мәктәбе укучылары (сыйныф җитәкчеләре Ләлә Гаязова һәм Фәүзия Гарипова) Юхмачыдагы өлкәннәр интернат-йортына барып концерт куйганнар.
Балалар шигырьләр сөйләп, җырлап, татар һәм рус әкиятләрен сәхнәләштереп күрсәтеп, интернатта яшәүчеләрнең күңелләрен күтәргәннәр. Алар әби-бабайларга үзләре ясаган әйберләр дә бүләк иткәннәр. Өлкәннәргә болар барысы да зур шатлык булган, аларны тагын килергә чакырып калганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев