Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы паркларында “Сугыш чоры җырлары” әдәби-музыкаль композицияләре булды

14 апрельдә район үзәгендәге өч паркта да Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган чаралар узды.

Үзәк паркта "Сугыш еллары җырлары" дип аталган әдәби-музыкаль композиция булды. Базарлы Матак урта мәктәбе укучылары анда Бөек Ватан сугышы фронтларында һәм тылда халык яратып җырлый торган татарча һәм русча көйләрне башкардылар.

Ана даны паркында мәдәният хезмәткәрләре агрокөллият филиалы курсантлары белән бергә "Җиңүгә кадәр 72 минут" дигән әдәби-патриотик эстафета үткәрделәр. Анда шулай ук Бөек Ватан сугышы, патриотлык темаларына җырлар һәм шигырьләр яңгырады. Ә Геройлар паркында "Солдат җырлары" бәйгесе оештырылды. Нәби Дәүли исемендәге гимназия укучылары сугыш елларында солдатлар арасында популяр булган "Маруся", "Катюша", "Эх, дороги", "Три танкиста" һәм башка күп җырларны башкардылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев