Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы пенсионерлары республика спартакиадасында катнашты

Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышлап Казанда үткәрелгән VII республика спартакиадасында безнең район командасы да катнашты.

Команда составында бишәр ир-ат һәм хатын-кыз чыгыш ясады. Алар җиңел атлетика, йөзү, ату, дарте, өстәл теннисы, катнаш эстафета буенча башкалар белән көч сынаштылар. Иң әйбәт нәтиҗәләр мондый: Падюшов Михаил - 400 метрга йөгерүдә өченче урын; Вәлиев Әнәс - дарте, дүртенче урын, йөзү буенча эстафетада алтынчы урын (50 метрлы араны 4 такыр йөзеп үтүдән торган эстафетаны Әнәс Вәлиев, Ләлә Билалова, Татьяна Горбунова, Михаил Падюшов үттеләр); Галина Исаева өстәл теннисында җиденче һәм Татьяна Горбунова 50 метрга йөзүдә унынчы урыннарны алдылар. Нәтиҗәдә безнекеләр 30 команда арасында сигезенче урынга лаек булдылар. Өстә аталган ветераннарга, шулай ук уртак җиңүгә үз өлешләрен керткән Асия Мөхәммәтҗановага, Илдус Хәмәтҗановка, Рәмзия Галәветдиновага, Мидхәт Сәгыйров һәм Илшат Фәхриевка Пенсия фонды идарәсе район данын яклаганнары өчен рәхмәт әйтеп, яңа җиңүләр тели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев