Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы православныйлары Изге Пасха бәйрәмен зур күтәренкелек белән билгеләп үттеләр. ФОТО

16 апрельдә районыбыз православныйлары Изге Пасха бәйрәмен билгеләп үттеләр.

Бәйрәмгә каршы төндә районыбызның биш чиркәвендә дә Пасха гыйбадәтләре үткәрелде. Чиркәүләргә бик күп халык килгән иде. Район благочинные Андрей Зиньков Базарлы Матактагы Изге Троица храмында служба уздырды. Мәгълүм булганча, хәзер гыйбадәтләр чиркәүнең яңа бинасында була.

Соңгы елларда зур дини бәйрәмнәрдә Андрей атакайның районның социаль учреждениеләренә, ялгызлар, авырулар янына барып бәйрәм белән тәбрикләве, күчтәнәчләр өләшүе күркәм традициягә әйләнде. Бу юлы да ул Салмандагы балалар приютында, Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернатында булды, анда тәрбияләнүчеләрне, шулай ук район үзәк хастаханәсендә дәваланучыларны Изге Пасха белән котлады. Район благочинные шулай ук полиция бүлекчәсе, янгын часте хезмәткәрләре белән очрашты, күп балалы гаиләләрдә, ялгыз яшәүче өлкәннәр янында булып, аларның бәйрәм куанычын арттырды, бүләкләре белән сөендерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев