Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Сабан туена мәдәният хезмәткәрләре яңа бизәкләр, тамашалар әзерли

Мәдәният хезмәткәрләре район Сабан туе мәйданында халыктан бүләкләр җыярга җыеналар. Элек-электән авылларда Сабан туе алдыннан өйдән-өйгә йөреп халыктан бирнә җыйганнар. Кызлар, яшь киленнәр бәйрәмгә бүләк итеп чиккән сөлгеләр һәм тастымаллар, кульяулыклар әзерләп торганнар. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре моны Сабан туе башланыр алдыннан мәйданда оештырырга уйлыйлар. Теләгән һәр кеше Сабан туе...

Мәдәният хезмәткәрләре район Сабан туе мәйданында халыктан бүләкләр җыярга җыеналар.

Элек-электән авылларда Сабан туе алдыннан өйдән-өйгә йөреп халыктан бирнә җыйганнар. Кызлар, яшь киленнәр бәйрәмгә бүләк итеп чиккән сөлгеләр һәм тастымаллар, кульяулыклар әзерләп торганнар. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре моны Сабан туе башланыр алдыннан мәйданда оештырырга уйлыйлар. Теләгән һәр кеше Сабан туе колгасына үз бүләген беркетә алачак. Быел бәйрәм мәйданында мәдәният хезмәткәрләре "Сабантуй бизәкләре" дигән 20 минутлык күренеш тәкъдим итәчәк. Анда 120 кеше - артистлар, спортчылар, "Яшь гвардия" егет-кызлары катнашыр дип күздә тотыла. Бәйрәмдә Мәсгут Юлдашев, Фәнил Мисалов, Энҗе Сафина кебек талантлы якташларыбызның да чыгыш ясавы көтелә.

Быел да Сабан туенда татар, рус, чуаш стильләрендәге авыл утарлары җиһазланачак. Бу районыбызда гомер-гомергә дус-тату яшәүче милләтләрнең бердәмлеген гәүдәләндеруче бер бизәк булыр.

Район Сабан туен оештыручылар бәйрәмдә катнашучыларны бүтән кызыклы яңалыклар да көтүен әйтәләр. Әмма боларны әлегә сер итеп саклыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев