Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Сабан туенда иң абруйлы гаиләләр мәйданда бүләкләнде

Районыбызның иң абруйлы гаиләләре Сабан туе мәйданында хөрмәтләнде Үргәгар авылында яшәүче Әсхәт һәм Зилә Сафиуллиннарны мәйдан түренә чакырып бүләкләделәр. 35 ел бергә гомер итүче бу пар күпләргә үрнәк. Алар менә дигән өч бала тәрбияләп үстерделәр. Икесе дә бөтен хезмәт эшчәнлекләрен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышладылар. Авылдашлары да аларны хөрмәт...

Районыбызның иң абруйлы гаиләләре Сабан туе мәйданында хөрмәтләнде

Үргәгар авылында яшәүче Әсхәт һәм Зилә Сафиуллиннарны мәйдан түренә чакырып бүләкләделәр. 35 ел бергә гомер итүче бу пар күпләргә үрнәк. Алар менә дигән өч бала тәрбияләп үстерделәр. Икесе дә бөтен хезмәт эшчәнлекләрен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышладылар. Авылдашлары да аларны хөрмәт итәләр. Әсхәт Сама улы инде лаеклы ялда, ә Зилә Вәҗит кызы Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә укыта.

Түбән Колчурино авылыннан Лилия һәм Вячеслав Филипповларны да Сабан туеның йөзләгән тамашачысы алкышлады. Дүрт бала үстерүче бу гаиләне районда күпләр белә. Вячеслав Николаевич һәм Лилия Николаевна балаларын сәламәт, белемле итеп үстерүгә зур әһәмият бирәләр. Аларның кызлары кечкенәдән спорт белән шөгыльләнә. Александра белән Яна каратэ буенча спорт мастерлыгына кандидатлар, алар республика һәм ил күләмендәге күп ярышларда җиңү яуладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев