Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Салман җирлек советының бинасы ремонтланды

"Строитель и К" оешмасы төзүчеләре Яңа Салман клубының авыл җирлеге Советы эшли торган өлешен ремонтлап бетереп киләләр.

Биредә яңа идән-түшәм җәелде, эчке бизәү эшләре башкарылды, инде бинаның тирә-ягы матурайтыла. Җирлек советы бинасы республика программасы кысаларында төзекләндерелеп, бу эшләргә 1 млн 128 мең сум акча бүлеп бирелгән.

"Строитель и К" районда быел төзелергә һәм ремонтланырга тиешле бөтен объектларда диярлек эшли. Бу арада Югары Әлморза клубы түбәсе ябылды, күпфатирлы ике йортның подъездлары төзекләндерелә, Түбән Салман һәм Татар Шәпкәсендә күпбалалы ике гаиләгә яңа өй төзеп бетереп киләләр. Тиздән оешма егетләре "Яшь имәннәр" лагерында һәм "Каенкай" приютында спорт мәйданчыклары төзүгә керешәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев