Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы шефлык алган хәрби частьтә яшь солдатларның әти-әниләре булып кайтты

Улларыбыз Оренбург шәһәрендәге хәрби частьләрнең берсендә хезмәт итәләр. Бу частьне район шефлыкка алган икән бит, бусы безне шатландырды. Ә үткән атнада район җитәкчелеге улларыбыз янына барып, аларның хәрби ант итүләрен күреп кайтырга тәкъдим иткәч, сөенечебезнең чиге булмады. Район хәрби комиссариатында эшләүчеләр барыбыз белән дә элемтәгә чыктылар, кайчан нинди транспорт белән...

Улларыбыз Оренбург шәһәрендәге хәрби частьләрнең берсендә хезмәт итәләр. Бу частьне район шефлыкка алган икән бит, бусы безне шатландырды. Ә үткән атнада район җитәкчелеге улларыбыз янына барып, аларның хәрби ант итүләрен күреп кайтырга тәкъдим иткәч, сөенечебезнең чиге булмады.

Район хәрби комиссариатында эшләүчеләр барыбыз белән дә элемтәгә чыктылар, кайчан нинди транспорт белән китәчәгебезне хәбәр иттеләр. Район җитәкчелеге автобус бирде, юл чыгымнарын үз өстенә алды. Моның өчен Александр Федорович Никошинга олы рәхмәтебезне әйтәсебез килә.

Ә Оренбургка безне район хәрби комиссары Виктор Лаврентьев озата барды, бөтенесен күрсәтте, аңлатты. Аңа да рәхмәтебез зур. Ике көн буе улларыбыз янында булдык, аларның ничек ант кабул иткәннәрен, ничек яшәгәннәрен, хезмәт иткәннәрен күрдек. Хәзер инде күңелләребез тыныч, исән-сау өйгә әйләнеп кайтуларын гына көтәбез.

Бу сәфәрне оештыручыларга, автобус шоферы Марат Сафинга кабат рәхмәт әйтәсебез килә. Эшегездә уңышлар телибез сезгә.

Ильмира Нурлыхакова, Гөлназ Фәрдиева, Әсхәт Гарифуллин, Фоат Шәрапов, Рамил Әмирҗанов, Гөлсирә Хәйретдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев