Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: социаль түләүләрнең кайберләренә заявканы электрон төстә бирергә була

Хәзер пособие һәм социаль түләүләрнең кайбер төрләрен социаль яклау бүлегенә үзең мөрәҗәгать итмичә дә юллап алырга була.

Татарстанның Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында (uslugi.tatarstan.ru) бүген күп кенә дәүләт хезмәтләренә электрон заявка бирергә мөмкин. Әйтик, балалар бакчасы өчен түләүгә төп һәм өстәмә компенсацияләр, балага ай саен түләнүче пособие, пенсионерларга юл йөрүгә айлык түләү, күп балалы гаиләләргә торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидия-ташламалар, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләргә юл йөрүгә һәм даруларга субсидияләр, инвалидларга торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидия-ташламалар билгеләүгә электрон заявка бирергә була. Моның өчен Порталда "Шәхси кабинет" аша "Социаль яклау" - "Пособиеләр, субсидияләр, компенсацияләр билгеләүгә гариза бирү" вкладкасын сайлыйсың. Аннан соң үзеңә кирәкле социаль яклау чарасын сайлап аласың. Социаль яклау органнарына шәхсән үзеңә мөрәҗәгать итү кирәк тә түгел. Шунысы бар, югарыда аталган дәүләт хезмәтләренә Портал аша гариза бирү өчен Бердәм идентификация һәм авторизация системасында (ЕСИА) теркәлергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев