Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы советына 2016 елда халыктан 393 мөрәҗәгать кергән. Бу нинди гозерләр?

Узган 2016 елда муниципаль район советына халыктан 393 мөрәҗәгать кергән булган. Аннан алдагы ел белән чагыштырганда бу 99 га күбрәк.

253 мөрәҗәгать язма һәм электрон төстә юлланган, 140 кеше үзләре кабул итүгә килгән. Күпләр хатларын турыдан-туры Татарстан Президенты Аппаратына җибәргән. Узган ел андый мөрәҗәгатьләр 113 булган. Тагын республика Министрлар Кабинеты аша дүрт хат һәм төрле министрлыклар, ведомстволардан - ун, Дәүләт Советы аша ике хат кергән.

Халык нинди гозерләр белән мөрәҗәгать итә соң? Хатларның 113 е дәүләт-иҗтимагый сәясәтенә кагылышлы. Тагын 102 мөрәҗәгать торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре буенча. 89 хатта - икътисад, ә 75 ендә халык хуҗалыгы эшчәнлеге мәсьәләләре күтәрелгән.

Моннан тыш, социаль проблемалар буенча мөрәҗәгать итүчеләр күп булган. Әйтик, сәламәтлек саклау, мәгариф, спорт, мәдәният, халыкны эш белән тәэмин итү, социаль хезмәт күрсәтү һәм социаль иминиятләштерү кебек темаларны үз эченә алган 83 мөрәҗәгать кергән.

Хокук саклау һәм хәвефсезлек, иминлек, суд эшчәнлеге өлкәләрендә дә халыкны борчыган мәсьәләләр бар.

Муниципаль район советына кергән барлык мөрәҗәгатьләр дә тиешле вакытта каралып, халыкка җавап бирелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев