Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы суды кыйнап ир-атны талаган өчен (разбой) 49 яшьлек хатынны алты елга ирегеннән мәхрүм итте

Район суды Чуаш Кичүе авылында яшәүче 49 яшьлек Алсу Садыйковага карата җинаять эшен карады. Әлеге хатын исерек хәлдә, буш шешә белән "коралланып", акчасын талар өчен ир-атка һөҗүм итә. Ярты литрлы аракыдан бушаган шешә белән ул берничә мәртәбә ирнең башына суга. Нәтиҗәдә ирнең башы каты яралана, сәламәтлегенә авыр зыян килә. Шул...

Район суды Чуаш Кичүе авылында яшәүче 49 яшьлек Алсу Садыйковага карата җинаять эшен карады.

Әлеге хатын исерек хәлдә, буш шешә белән "коралланып", акчасын талар өчен ир-атка һөҗүм итә. Ярты литрлы аракыдан бушаган шешә белән ул берничә мәртәбә ирнең башына суга. Нәтиҗәдә ирнең башы каты яралана, сәламәтлегенә авыр зыян килә. Шул рәвешле кыйнаганнан соң хатын, корбанының куртка кесәсеннән 500 сум акчасын урлап, җинаять урыныннан кача.

Суд Алсу Садыйкованы РФ Җинаятьләр Җыелмасының 162 маддәсе 4 бүлеге "в" пунктында каралган җинаять кылуда - саулыгына авыр зыян салып, чит милекне урлау максаты белән кешегә һөҗүм итүдә - гаепле дип тапты. Җинаятьче хатын алты елга ирегеннән мәхрүм ителде. Җәза срогын ул гомуми режимлы төзәтү колониясендә узачак.

Вадим Серобаба,

район прокуроры ярдәмчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев